РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | 28
(1-61)

Сөләйман Рүштү

Кыскасы: Исраф канәгатьсезлекне туды-рыр, канәгатьсезлек исә эшләүгә гайрәтне бетерер, ялкауландырыр, тормыштан гел зарланып торуга китерер. (искәрмә)

 (искәрмә) Әйе, нинди генә исрафчы кеше белән күре-шеп сөйләшмә, барысы да зарлана. Никадәр бай булса да барыбер зарланыр. Иң ярлы, ләкйн канәгать кеше белән очрашсаң - шөкер генә ишетәсең.

 Канәгатьсезлек ихласны бозып бетерә, риялыкка сәбәп була, горурлыкны, намус-ны бетереп, хәерчелек юлын күрсәтер.

Икътисад исә канәгать итү белән нәтиҗәләнер.

عَزَّ مَنْ قَنَعَ ذَلَّ مَنْ طَمَعَ

Хәдистәгечә, канәгать горурлыкны барлыкка китерер һәм икъ-тисад кылырга өндәр, хезмәт гайрәтен арт-тырыр.

Чөнки, мисал өчен, бер көн эшләгәч кичен алган эш хакына канәгать булу хикмәте эшчене икенче көн дә эшләтер. Милеген туздыручы, исрафчы кеше исә канәгать кылмаган өчен икенче көнне эшләмәс, эшләсә дә теләмичә эшләр.

Икътисад итүдән килгән канәгать шөкер капкаларын ачар, зарлану капкасын ябар. Канәгать иткән кеше һәрвакыт шөкерана кылып яшәр һәм канәгать итү аркылы, кешеләрнең үзләренә тартылуларын теләмәс, кешеләрне үзенә җәлеп итәргә тырышмас. Ихласлылык капкасы ачылыр, рия капкасы ябылыр.

Тавыш юк