РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | 29
(1-61)

Икътисадсызлык вә исраф итүнең куркыныч зыянларын үз күзем белән күрдем.

Тугыз ел элек бер мөбарәк шәһәргә бар-ган идем. Кыш фасылы мөнәсәбәте белән ул шәһәрнең бәрәкәтен, муллыгын, җир байлыкларын күрә алмадым. Ул шәһәрнең мәрхүм мөфтие миңа берничә кат әйткән иде: "халкыбыз бик ярлы" дип. Бу сүз миңа бик тәэсир итте. биш-алты ел дәвамында ул шәһәр халкын кызганып йөрдем. сигез ел үткәннән соң җәй көне шул шәһәргә килдем, бакчаларын карадым, шул мәрхүм мөфтинең сүзе исемә төшкәч "Сөбхәналлаһ" дип әйттем. Ул бакча биргән җимешләр шәһәрнең ихтыяҗын берничә мәртәбә канәгатьләндерерлек. Бу шәһәр халкы бик бай булырга тиешлеген уйладым, аптырап калдым. Шуннан аңладым: димәк, монда икътисадсызлык һәм исраф аркасында бәрәкәт беткән, юкка чыккан, шуңа күрә шулхәтле байлык чыганакла-ры булуга карамастан, мөфти "халыкыбыз ярлы" дип әйткән икән.

Әйе, зәкят бирү һәм икътисадлы булу бәрәкәткә сәбәптер. Исраф итү һәм зәкят бирмәу бәрәкәтсезлеккә сәбәптер. Бу ха-кыйкатьне исбат итә торган бик куп ва-кыйгалар бар.

Ислам хикмәт ияләренең Платоны дип танылган һәм табибларның остазы вә фи-лософларның башлыгы булган мәшһүр гыйлем иясе Әбү Гали Ибне Сина, фәкать тыйб фәне җәһәтеннән

كُلُوا وَاشْرَبوُا وَلاَ تُسْرِفُوا

аятен шулай ачыклаган:

Тавыш юк