اَلْقَنَاعَةُ كَنْزٌ لاَ يَفْنىَ
Kанәгатьлелек - канәгать тормышны тәэмин итә торган бик гүзәл хәзинә, хирыслык исә - зыян чыганагы. Өченче нәтиҗә: Хирыслылык ихласны бе-терә, ахирәт өчен эшләнгән изге гамәлләргә зыян китерә, чөнки диндар, тәкъва кешенең хирыслылыгы булса, ул кешеләрнең үзен мактауларын теләр. Ке-шеләрне үзенә җәлеп итәргә тырышкан кешедә камил ихлас булмас. Бу нәтиҗә бик мөһим һәм игътибарга лаектыр.
(Искәрмә 1) Иранның гадел патшаларыннан берсе Нушрәван Гаделнең вәзире, атаклы галим Бөзере Җөмһурдән сораганнар: "Ни өчен галимнәр дәүләт җитәкчеләренең ишеге төбендә күренәләр, анда баралар* дәүләт җитәкчеләре галимнәрнең ишеге төбенә килмиләр? Ник шулай? Гыйлем, җитәкчелек итүгә караганда стенрәк бит югыйсә?" Ул болай җавап биргән: "Моның сәбәбе галимнәрнең белемле һәм идарәчеләрнең надан булуындадыр, ягъни җитәкчеләр наданлыклары аркасында гыйлемнең кадерен белмиләр, шул сәбәптән галимнәр янына барып, шул гыйлемне эзләмиләр. Галимнәр исә мәгърифәтле булулары сәбәпле мал-мөлкәт кадереняхшы белгәннәре өчен аны җитәкчеләргә баш ору ярдәмендә тапмакчы була. - Менә шулай Бөзере Җөмһур галимнәрне ярлылык һәм түбәнчелеккә төшергән хирыслыкны нечкә рәвештә аңлатып биргән. Хүсрәу
(искәрмә 2) Монысын куәтләндерүче вакыйга: Франциядә әдипләргә яхшы хәер эстәүләре өчен хәерчелек дипломы бирелә