РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | 26
(1-61)

һәм кечкенә зәгыйфь балаларның үз хәлләренә канәгать булулары, сөт кебек тәмле ризыкның аларга көтмәгән вакытта җибәрелүе, һәм җанварларның хирыслык белән начар һәм пычрак ризыкларга һөҗүм итүләре безнең дәгъвабызны яклап, фике-ребезне бик ачык исбат итә.

һәм симез балыкларның канәгатьле хәлләре аркасында ризык аларга бик җиңел һәм кимчелексез килә. Ә төлке һәм маймыл кебек зирәк хайваннарның хирыс белән ризык артыннан йөрүләренә карамас-тан, җитәрлек ризык таба алмаулары ар-касында кечкенә һәм зәгыйфь хәлдә булу-лары тагын бер тапкыр хирысның мәшәкатькә сәбәп булуын, ә канәгатьнең исә рәхәтлеккә сәбәп булуын күрсәтә.

һәм яһүд милләтенең хирыслык белән, риба (процент) белән, хәйлә белән мәшәкатьле юллар белән яшәрлек кенә ризык тәэмин итә алулары һәм сахрада яшәүче чүл кешеләренең канәгатьле хәле намус белән яшәп үзләренә җитәрлек ри-зык табулары тагын шул әйтелгән мәсьәләбезне, яклаган дәгъвабызны катгый рәвештә исбат итә. Ьәм куп галимнәрнең (искәрмә 1) һәм әдиплернең (искәрмә 2) зирәклек һәм шуның нәтиҗәсе хирыслык аркасында түбән хәлгә дучар булулары дивана һәм көчсез кешеләрнең тормыштан килгән азга да канәгать итүе хисе катгый бер рәвештә шуны исбат итә ки, хәләл ризык көчсез һәм ярлыга килә. Көчле теләктә булу мөһим түгел. Хәләл ризык көч һәм ихтыярга капма-каршы, чөнки балаларның теләк һәм көчләре арта башлагач, ризыгы азая, аны табу да кыенла-ша. Хәдис-и шәрифтә әйтилгәнче:

Тавыш юк