Ә хи-рыслылык белән ризыкларына һөҗүм иткән аҗдаһалар, бүреләр ризыкларын бик күп мәшәкатьләрдән соң гына таба алалар. Мондыйхирыслыкның мәхрүмлеккә сәбәп булуы билгеле. Ә итәгать һәм канәгатьле-лек исә Илаһи рәхмәткә сәбәпче булыр.
Кешелек дөньясы эчендә бөтен милләттән дә артыграк хирыслылыкка бирелеп дөньяга ябышкан һәм аңа бөтен күңелен баглаган яһүди милләтенең зур мәшәкать белән тапкан, тик үзенә дә фай-дасы бик аз булган хәрам процент байлы-гы аркаСында, начар тормышта калулары, кеше үтерүләре һәм хыянәт итүләре шу-нысын күрсәтә: хирыслылык - түбәнчелек һәм хәсрәт чыганагы. Комсыз кешенең һәрвакытта да хәсрәттә калуына мисал булып торучы бик күп вакыйгалар бар.
Шуның өчен "Хирыслылык - хәсрәткә һәм зыянга сәбәпче", дигән мәкаль дә барлыкка килгән. Бу - гомум кабул иткән хакыйкатьтер. Шулай булса, әгәр малны (дөнья малын) бик яратсаң, аны хирыслылык белән түгел, ә бәлки канәгать-лелек белән сора. Шулай эшләсәң, сиңа мал күп килер.
Канәгать иткән кеше белән хирыс кеше ике әдәмгә охшар. Әйтик, шул ике әдәм зур бер затның (шәхеснең) өенә керәләр. Берсе эченнән шулай әйтер: "Мине кабул гына итә күрсеннәр, тыштагы салкыннан котылсам, шул җитәр. Ишек төбеннән генә дә урын бирсәләр, минем өчен игелектер, шатлыктыр".