Икенче адәм, гүя бер хакы бар шикел-ле, һәр кеше аны хөрмәт итәргә тиеш дип уйлап, шулай әйтер: "Миңа иң шәп урын-ны бирергә тиешләр", - дип шул хирыслы-лык белән өйгә кереп, иң түрдән урын эзләр, анда барып утырырга теләр. Ләкин ул йортның хуҗасы аңа ишек төбеннән генә урын бирер. Бу мәгърур адәм аңарга рәхмәт әйтү урынына күңеленнән ачула-на, хуҗаны тәнкыйтьли. Хуҗа да билге-ле, ул әдәмне яратмас.
Беренче адәм тәкәбберләнмичә, үзен зур-га куймыйча гына, тәкъдим иткән урынга канәгать булып утырырга тели. Аның шуңа канәгать булуы йорт хуҗасына ошый. Аңа "Түрдәге урынга рәхим итегез", дип әйтә, Бу кешенең хуҗага карата рәхмәт хисе арта, шатлыгы тагын да күбәя.
Бу дөнья, Рахман булган Аллаһның бер йортыдыр. Җир шары Аллаһның рәхмәте төшкән табындыр. Төрле-төрле һәмкүпсан-лыризыклар, һәм нигъмәтләр дә шул йорт-тагы урыннар хөкемендәдер.
Иң кечкенә эшләрдәдә кеше хирыслык-ның начар тәэсирен тоя.
Мәсәлән, ике хәерче берәр әйбер сораган вакытта, комсызлык белән сораучы хәерченең үтенечен кире кагасы, ә тыныч, канә-гать хәерченең үтенечен исә мәрхәмәт итеп үтисе килә.
һәм, мәсәлән, төнлә синең йокың кач-кан, син йокларга тырышасың, ди. Шул вакыт тыныч, сабыр булсаң, йокы үзеннән-үзе килер. Әгәр хирыслылык белән йокы сорап, "Әй Аллаһым, йоклап кына китсә идем, йоклап кына китсә идем" - дип ка-батлап торсаң, бөтенләй йокың качар.