Тагын бер мисал. Мөһим бер нәтиҗә алыр өчен кемне дә булса сабырсызлык белән көтеп, "Әй Аллаһым, килмәде, нишләп кенә килмәде соң!", - дия дия, ахыр чиктә сабырсызлыгың аркасында торып китәрсең. Бер минут узгач көткән кешең килер, ләкин эш узган булыр.
Әлеге вакыйгаларның сере шунда: Бер икмәкнең җитештерелүе, басуга, ыңдыр-га, тегермәнгә һәм пекарняга бәйле. Бу хезмәт тәртип белән, үз җае белән башка-рыла. Кеше, хирыслылыгы белән, ашыгып хәрәкәт итсә, ул тәртип белән башкарыл-ган хезмәтнең мәгънәви баскычларын сан-га сукмас, йә сикереп төшәр, яисә бер бас-кычын кулланмыйча, үз нәтиҗәсенә, мак-сатына ирешә алмый калыр.
Әй, дөнья мәшәкате, кайгысы белән шашкан, исәрләнгән, дөнья хирыслылы-гы белән сәрхүш булган кардәшләр! Хи-рыслылык шул хәтле зыянлы һәм бәлале нәрсә булуына карамастан, хирыслылык юлында һәр түбәнчелекне эшләп, хәрам-нан хәләлне аермыйча, һәр малны кабул итәсез. Шул рәвешчә, ахирәттәге мәңге тормышыбызга кирәкле булган изгелекләр-не фида итәсез, ягъни юкка чыгарасыз. Хәтта Ислам шартларының берсе булган зәкятне хирыслылык аркасында үтәмисез. Хәлбуки, зәкят һәрбер шәхеснең бәрәкәтенә һәм бәлаләрдән котылуына сәбәп. Зәкятне бирмәгән кешенеҗ кулын-нан һәрхәлдә зәкят кадәр мал чыгар. Я ул мал кирәксез җирләргә бирелер, яисә бер бәла килеп, ул малны алып китәр.
Беренче бөтендөнья сугышының бишен-че елында, хакыйкый бер төш күрдем. Шул төшемдә миннән сорадылар: "Мөселманнар-га килгән бу ачлык, малның әрәм булуы, бәдәни газаплар нилектән икәй?"
Төшемдә болай дип җавап бирдем: "Җәнабе Хак кайбер малның уннан бер өлешен(И.скәрмә 1) якикайбер малның кырыктан бер өлешен (Искәрмә 2) фәкыйрьләргә бирергә кушты.