Димәк, чынлыкта, әҗәл билгеләнгән, ризык язылган. һәр кешенең язмыш дәфтәрендә язылып куелган. Ләкин бик мөһим бер хикмәт аркасында әҗәл белән ризык яшерелгән, билгеләнмәгән, үз-үзеннән барлыкка килә кебек тоела. Әгәр әҗәл, кояшның баюы кебек билгеләнгән булса иде, кеше ярты гомерен наданлыкта һәм ахирәт өчен файдалы эшләр эшләмичә уздырып, аның икенче яртысына көн саен үлемгә таба тагын бер адым атлаганын уйлап, бетмәс курку белән яшәсә, әҗәл бик бәлале бер нәрсә булыр иде. Шуның ши-келле, киләчәк бәлаләр, хәтта дөньяның бетүе дә, хикмәтле һәм шәфкатьле Аллаһе Тәгалә тарафыннан яшерелгән. Ризык исә тормыш нигъмәтеннән соң иң зур нигъмәт-тер. Ул - зур хәзинә. Шуның өчен дә ул Аллаһка шөкерана кылу һәм Аны мактау-ның иң бай чыганагы, гыйбадәт һәм дога-ның олы мәркәзе. Шул сәбәпле, ризык, кеше кулына очраклы рәвештә кергән ке-бек күренә. Бу -ризык бирүче Аллаһның хозурына бару, Аңа ялвару, Аңа шөкер кылу капкасы ябылмасын өчен эшләнә. Ризык керү алдан билгеле булса, хикмәт бөтенләй үзгәрер иде. Кешеләр Аллаһтан ризыкны сорап дога кылмаслар, соңыннан шөкерана итмәсләр иде.
"Аятель-Көбра" исемле китаптан
ДҮРТЕНЧЕ ХАКЫЙКАТЬ ЯКИ УТЫЗ ӨЧЕНЧЕ БАСКЫЧ
Рәхимият (Аллаһның мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булуы сыйфаты) һәм Рәззәкы-ят (Аллаһның ризыкландыру сыйфаты) хакыйкатьләре турында. Бөтен җир ша-рында: Аның эчендә, һавада, диңгездә, бөтен тереклек ияләренең, һәм, бигрәк тә, җан ияләренең көчсезләр вә зәгыйфьлә-рнең һәм бигрәк тә балаларның бөтен мат-ди һәм мәгънәви ризыкларын шәфкатьле-лек белән коры һәм гади бер туфрактан, кипкән утын кисәкләреннән ясап, аларны тәэмин иткән зат - Аллаһе Тәгаләдер.