РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | 40
(1-61)

Иң бәдбәхет кеше исә зарлануның, зыянның һәм кайгының нигезе булган ис-рафчылык һәм хирыслылык аркасында хәләл хезмәтне ташлап, һәр ишеккә вә тишеккә баш орып, ялварып ялкаулык, золым вә зарлану белән гомерен уздырыр. Ничек итеп ашказаны ризык таләп итсә, шулайук калеб, рух9 акыл, күз, колак һәм авыз кебек кешедәге тойгылар һәм әгъза-лар да рәхимле, шәфкатьле, ризык бирүче Аллаһ Тәгаләдән ризыкларны сорарлар һәм рәхмәт укып алырлар. Аларның Һәрбер-сенә аерым-аерым рәвештә, шатландыру-чы, ләззәт вә тәмле ризыклар Аллаһның рәхмәт хәзинәсеннән бирелер. Шул ризык-ны бирүче рәхимле вә шәфкатле Аллаһе Тәгалә, кешеләргә тагын да киң ризык бирер өчен күз, колак, калеб, хыял һәм акыл кебек әгъзаларның - һәрберсен рәхмәтенең хәзинәсенә бер ачкыч шикел-ле яраткан. Мәсәлән, күз, галәмдәге ма-турлыклар ишегенең бер ачкычы булган кебек, башка әгъзалары да берәр галәмнең ачкычы булыр. Иман белән шул хәзинәләрдән файдаланырлар.

 Әй исрафлы, икътисадсыз... Әй залим, гаделлексез... Әй пычрак, пакь булмаган бәдбәхет инсан! Бөтен галәмнең һәм бөтен барлыкларның хәрәкәт законы булган икъ-тисад, пакьлек һәм гадәләтне ташлаганың өчен, гомум барлыкларга каршы хәрәкәт итүең сәбәпле, аларның нәфрәтенә һәм ачуларына дучар буласың. Нигә соң син ярамаган эшләрне эшлисең, бөтен терек-лек дөньясын золымың, тәртипсезлеген, исрафың, пакьсезлегең белән ачуландыра-сың? Әйе, Хаким (һәр эшне хикмәт һәм файда чыганагы килгән Аллаһе Тәгалә) ис-еменең бөек күренеше рәвешендәге галәм хикмәте икътисад һәм исрафсызлык ни-гезләренә таяна. Икътисадлы булуны әмер итә.

 ***

"Остазыбыз Бәдиүззаман Саид Нурси хәзрәтләренең икътисад, канәгать, ие-раф турында язылган хакыйкый бер хаты."

Тавыш юк