Бигрәк тә иң саф, иң файдалы ризыкны (сөтне) кан вә пычрак эченнән килгән һәм бер генә орлыктан меңләгән ашамлыклар-ның вакытында, тәртипле рәвештә күрен-ми торган бер кул тарафыннан бирелү ха-кыйкате, Хак Тәгаләнең кодрәте турында уйларга мәҗбүр итә.
اِنَّ اللهَ هُوَ الرَّزَّاقُ ذُو الْقُوَّةِ الْمَتِينُ
шушы аять тормышны һәм ризыкны Аллаһ карамагына бирә (ягъни тереклек биреп, аны ризыкландыру Аллаһнъщ вәгъдәсендә) һәм
وَكَاَيِّنْ مِنْ دَاۤبَّةٍ لاَ تَحْمِلُ رِزْقَهَا اَللهُ يَرْزُقُهَا وَاِيَّاكُمْ وَهُوَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ
аяте дә бөтен кеше һәм хайван ризык-ларының Аллаһның вәгъдәсенә алынып, Аллаһе Тәгалә тарафыннан тәэмин ителәчәген белдерә. Ьәм
وَكَاَيِّنْ مِنْ دَاۤبَّةٍ لاَ تَحْمِلُ رِزْقَهَا اَللهُ يَرْزُقُهَا وَاِيَّاكُمْ وَهُوَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ
шушы аять те шулай ук ризыкны үзе тәэмин итә алмаган зәгыйфь һәм көчсезлә-рнең ризыгы да көтелмәгән, юк җирдән, Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелүен аңла-та. Мәсәлән, диңгез төбендәге бөҗәкләргә дә бөтен хайваннарга да, ризыкны, гүя ки юк җирдән төрле сәбәпләр пәрдәсе астын-да бары тик Аллаһ Тәгалә генә бирә. Хәтта Аллаһны кабул итмәгән, матдияткә табы-нучы материалистларны да Аллаһе Тәгалә ризыкландыра. Коръәннең бик күп аятьлә-ре табигатьтәге һәрбер җан иясе бердәнбер ризыкландыручы, ягъни чиксез кодрәтле Аллаһ тарафыннан ризыклануын белдерә.