Әгәр зәкят рәвешендә бирсәң, Аллаһ исеме белән биргәнең өчен саваплы була-сың, нигъмәтләргә шөкерана кылганыңны күрсәтәсең. Ул мохтаҗ кеше дә сиңа яла-гайланырга мәҗбүр булмас, аның кешеле-генә кимчелек килмәс һәм синең хактагы догасы кабул булыр. Зәкят зурлыгында, ә бәлки тагын да артыграк микъдарда бирещ башка кешене бурычлы калдырып, түбәнсетү урынына ул игелекләрне зәкят намына кылып, Аллаһның фарызларын үтәп, савап һәм кабул булган доганы каза-ну никадәр яхшы икәнен аңлатып тору-ның хаҗәте бармы?
("Әл-хөҗҗәт-әз-зәһра" исемендәге китапның икенче өлешеннән)
ҖИДЕНЧЕ, СИГЕЗЕНЧЕ ДӘЛИЛ
وَاْلآجَالُ الْمُعَيَّنَةُ وَاْلاَرْزَاقُ الْمُقَنَّنَةُ
Ягъни: мөһим бер хикмәт аркасында Ал-лаһның язмыш дәфтәрендә һәрбер җан ия-сенең әҗәле, гомеренең озынлыгы бил-геләнмегән. Әҗәл, вакытыннан иртәрәк тә, соңрак та килмәс. һәрбер җан иясенең шулай ук, ризыгы да билгеләнеп, язмыш китабында язылган. Моны исбатлый тор-ган бик күп дәлил бар. Мәсәлән, зур бер агачның коруы, аның орлыгының чәчелүе Галиме Хафизның (һәрбер нәрсәне белеп саклаучы Аллаһның) хикмәтле законнары белән булуы; һәрбер баланың ризыгы бул-ган сөтнең имчәкләрдән килүе, кан һәм пычрак эченнән чыгып, саф, пакь хәлдә баланың авызына агуы бу хәлнең очраклы түгел, ә бәлки мәңге рәхим һәм шәфкать-ле ризык бирүче Аллаһның көче һәм зако-ны буенча хасил булганын гаять ачык вә анык рәвештә күрсәтә. Бу ике кечкенә мисал бөтен тереклек ияләре өчен гамәлдә-дер.