РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | 35
(1-61)

 (Искәрмә 1): Ягъни, һәр ел яңа җитешкән будай кебек, маллардан уннан бер өлеш.

(Искәрмә 2): Ягъни искедән бирелгән кырыктан -ел саен гомумән һәм сәүдә файдасыннан, хайван нәселеннән, ул кырыктан - иң кименнән яна була-рак ун данәсен бирергә тиеш.

Аллаһе Тәгалә биргән малының бер өле-шен бездән сорады. Шул зәкят аркасында ярлы, мескен кешеләр догаларын сезгә юнәлдерсен, һәмдә сезгә хөсет белән кара-масын, диде. Без комагайлыгыбыз арка-сында бирмәдек. Җәнабе Хак, шул зәкят-не кырыктан-утыз, уннан-сигез рәвешендә бездән сугыш аркылы алды. Һәм елның, фәкать бер аенда гына җитмеш хикмәте булган ач торуыбызны (уразаны) бездән со-рады, без нәфесебезне кызгандык, аны тыя алмадык. Вакытлы һәм ләззәтле ачлыкны татмадык. Җәнабе Хак, җәза итеп безгә җитмеш яктан килгән бәлале уразаны биш ел мәҗбүр кылып тоттырды.

Хак Тәгалә безгә бер сәгатьтә башкары-ла торган югары дәрәҗәле, файдалы бер вазифа башкаруны йөкләде. Ул вазифа -намаз. Без ирендек, намазны җиренә җит-кереп үтәмәдек. Шул бер сәгать вакыты-бызны башка сәгатьләр арасына катнаштырып югалттык. Аллаһ Тәгалә аның җәзасы итеп, биш елга сузылган сугыш эчендә безне чаптыртып, безгә бер намаз укытты". Йокыдан уянгач, шуны аңладым: бу күргән төшемдә бик мөһим мәгънәви хаклык бар икән.

"Егерме бишенче сүз" исемле китапның, Аурупа мәдәнияте белән Коръән хөкемен чагыштыруга багышланган бүлегендә ис-бат һәм бәян ителгәнчә, кешеләрнең иҗти-магый тормышындагы бөтен әхлаксызлык-ның (бозыклыкны) һәм революцияләрнең чыганагы ике сүздән гыйбарәт.

Тавыш юк