"Син, элек Көнчыгыш Антолиядә, бәдәви (чүл һәм авыл кешеләре) кабиләлә-рендә сәяхәт кылган вакытта, аларны мәдәнияткә вә үсешкә күп өндәгән идең. Нигә соң кырык елдан бирле хәзерге мәдәниятне "мимсез" (ягъни пычрак, түбән) дип, иҗтимагый тормышны ташлап, үзең генә яшәргә булдың?"
Җавап: хәзерге Аурупадан килгән мәдәният Аллаһның күктән җибәргән изге кануннарына каршы хәрәкәт итә. Шуңа күрә, әшәкелеге яхшылыгыннан, зарары файдасыннан өстен чыкты, халыкның ты-нычлыгын һәм бәхетен бозды. Икътисад, канәгать итү урынына исраф һәм бозык-лык, хезмәт урынына ялкаулык һәм рәхәт яшәү гадәте килгәнгә, бичара кешене га-ять ярлы һәм ялкау кылды. Күктән Аллаһ Тәгалә җибәргән Корьәнендәге кануны бул-ган
боерыгы белән: "Кешенең яшәү бәхете икътисад һәм хезмәттәдер. Һәм шуның белән халыкның югары һәм түбән катлам-нары бер-берее белән килешә ала" дип Ри-салә-и Нур бу кануннарны аңлатып биргән. Шуларны ачыклаучы өзекләрдән бер ике-сен тәкъдим итәм.
Беренчесе: элекке гади тормышта кеше өч-дүрт нәрсәгә мохтаҗ булган. Шул өч-дүрт ихтыяҗын ун кешедән фәкать икесе генә тәэмин итә алмаган иде. Хәзерге зо-лемле көнбатыш мәдәнияте исә исраф вә бозыклыкны дөньяга тарата. Булмаган их-тыяҗларны кирәкле ихтыяҗлар итеп күрсәтеп, гадәт һәм һәвәскә буйсынып, элекке инсанның мохтаҗ булган дүрт нәрсәсе урынына, егерме нәрсәгә мохтаҗ була. Ул ихтыяҗны хәләл рәвештә егерме кешедән бары икесе генә тәэмин итә ала. Калган унсигезе мохтаҗ булып яши.