Әйе, бу китап язылганнан соң ике ел узгач башланган икенче бөтендөнья сугы-шы икътисад итүнең могҗизалыгын, һәр җирдәге ачлык таралу һәм исрафлылык белән исбат итте.
سُبْحَانَكَ لاَعِلْمَ لَنَاۤ اِلاَّ مَاعَلَّمْتَنَاۤ اِنَّكَ اَنْتَ الْعَلِيمُ الْحَكِيمُ
"Егерме икинче мәктуп' исемендеге китаптан
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Әй иман әһелләре! Югарыда язганыбы-здан дошманлык никадәр зарарлы булуын аңладың. Һәм шунысын да аңла: дошман-лык кадәр үк хирыслык та Ислам тормы-шына иң куркыныч зыянлы авыру булып яный. Хирыслылык түбәнчелеккә, бәлаләргә төшәргә сәбәптер. Мәхрүмлелек-не һәм начар тормышны барлыкка ките-рер. Әйе, һәр милләттән дә артыграк хи-рыслылык белән дөньяга һөҗүм иткән Яһүд милләтенең түбәнчелекләре вә начар хәлдәге яшәүләре бу кагыйдәгә таныклык итәр. Хирыслылык җан ияләренең тормышында иң киң галәмнән, иң кечкенә бер җан иясенә кадәр начар тәэсирен күрсәтер. Итәгать һәм канәгатьлелек белән ризык-ны сорау исә, киресенчә рәхәт тормышка сәбәптер. Бу камил сыйфат һәрбер җирдә, һәрвакыт яхшы тәэсир итәр. Җан ияләре, ризыкка мохтаҗ җимешле агачлар һәм үсемлекләр итәгать һәм канәгатьлелек белән урыннарында торып, хирыслык күрсәтмәүләре аркасында, ризык аларны эзләп табып килер. Хайваннарга караган-да, күбрәк нәсел җитештерәләр. Ә хайван-нар исә хирыслык белән ризыклары артын-нан чабулары аркасында бик күп мәшәкать һәм иза белән генә ризык тәэмин итәләр. Зәгыйфьлек һәм гаҗизлек щартларында канәгать иткән хайван балаларына ризык искиткеч камил рәвештә, Аллаһе Тәгалә-нең рәхмәте хәзинәсеннән бирелә.