РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | 2
(1-61)

БЕРЕНЧЕ НОКТА: Рамазан шәриф аенда, ураза тоту - Исламның төп биш шартының берсе, Ислам галәмәтләренең, Ислам билгеләренең иң зурысы. Рамазан аенда ура-заның бик күп олы хикмәтләре бар: Аллаһе Тәгаләнең тәрбия итү сыйфатына, кешенең иҗтимагый яшәвенә һәм шәхси тормышына, нәфсенең тәрбия ителүенә һәм Илаһи биргән нигъмәтләрнең шөкеренә караган хикмәтләре бар. Аллаһе Тәгаләнең тәрбияләү сыйфатына бәйле булган Ураза хикмәтләреннән берсе шул: Аллаһе Тәгалә Җир шарын бер нигъмәт ашъяулыгы рәвешендә яраткан. Ьәм нигъмәтләренең һәр төрен ул ашъяулыгына

مِنْ حَيْثُ لاَ يَحْتَسِبُ

(көтелмәгән вакытта юктан) куйган өчен чиксез тәрбия сыйфатын, мәрхәмәтле булганын һәм рәхим-шәфкать-ле булуын күрсәтеп исбат иткән. Әмма Адәм балалары яаданлык пәрдәсе астын-да калып, төрле сәбәпләр аркасында шул хәлнең мәгънәсен, ягъни хакыйкатен һәрвакыт истә тота алмыйлар яки оныталар. Рамазан шәриф аенда мөэминнәр тәртипле бер гаскәр рәвешенә керә ки, Әзәл Солтанының (Аллаһның) зыяфәтенә чакырылган шикелле, авыз ачкан вакытта "Рәхим итегез"боерыгын көткән кебек бер хәлдә була бу өстәл артында утыручы-лар. Шуның белән ул боерыкка буйсыналар. Шул гыйбадәтләре аркылы Аллаһ Тәгаләнең чиксез рәхим шәфкатенә күркәм зур һәм тәртипле бер гыйбадәт-ураза белән җавап бирәләр. Шулкадәр югары дәрәҗәдәге гыйбадәт булган ураза-га катнашмаган кешеләр чын кеше и-семенә лаек була алалармы соң?

Тавыш юк