РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | 3
(1-61)

ИКЕНЧЕ НОКТА: Изге Рамазан аендагы уразаныҗ - Аллаһ Тәгаләнең нигъмәт-ләренә шөкер итү җәһәтеннән әһәмияте бик зур. "Беренче сүз" исемле китапта әйтелгәнчә, бер патшаның аш өеннән мес-кен хезмәтче китергән ашамлыкларга бәя кую кирәк. Ул хезмәткәргә ашамлыкны китергәне өчен бәя бирәбез. Шул хәлдә бик кадерле булган нигъмәтләрнең чын хуҗа-сын танымау зур наданлыктыр. Аллаһ Тәгалә хисапсыз күп нигъмәтләрен адәм балалары өчен бөтен Җир шарына тара-ткан. Бу нигъмәтләрнең күрер күзгә сәбәпләре һәм хуҗалары -таратучы хезмәт-челәрдер, шуңа күрә без шул хезмәт-челәргә бәя бирәбез. Алар лаек булмаса-лар да, бик күп рәхмәтләр әйтәбез. Хәлбу-ки, шул нигъмәтләрнең чын хуҗасы Аллаһ Тәгалә шул хезмәтчеләрдән тагын да күбрәк шөкергә лаектыр. Нигъмәт-ләрнең хакыйкый, чын хуҗасы - Аллаһ Тәгалә ул нигъмәт өчен хәтсез-чиксез шөкергә лаек. Нигъмәтләрне турыдан-туры Аллаһ Тәгаләдән килгән дип белү, нигъмәтләрнең кадерен аңлау - бу нигъмәтләргә үзеңнең ихтыяҗыңны тоюдимәктер. Рамазан Шәрифтәге ураза чын ихласлы, күркәм шөкернең бер ачкычы-дыр. Чөнки бүтән вакытларда кешеләрнең күбесе чын ачлыкны тоймьгйлар. Шуңа күрә, күп нигъмәтләрнең кадерен аңлый алмыйлар. Кипкән бер кисәк икмәкнең ка-дерен күп кеше (бигрәк тә, бай булса) аңла-мый. Хәлбуки, шул кипкән ипи авыз ачу вакытында бер мөэминнең тамагында бик кадерле нигъмәт булганын тәм алу тойгы-сы белән исбат итә ала. Ягъни ул кипкән ипинең чын тәмен тоя ала.

Ул ярльшы, патшамы һәрберсенең Ра-мазан ае нигъмәтләренең кадерен, кыйммә-тен аңлаулары мәгънәви шөкерана кылу була. Кеше үз эченнән шулай уйлый: "Шушы нигъмәтләрнең хуҗасы түгелмен, мин боларны ашауда ирекле түгел (үзем теләсәм дә ашый алмыйм).

Тавыш юк