Ашамлыкларга гаять тә мохтаҗ булганын аңлар. Тәне никадәр зәгыйфь, чери торган бер әйбер икәнлеген хәтеренә төшерер. Нихәтле ми-һербан, шәфкатькә мохтаҗ булуын чын-чынлап аңлар. Шуннан соң Фиргавен ши-келле тәкәбберләнүдән ваз кичеп, үзенең зәгыйфь, көчсез икәнлегенә төшенеп, Аллаһ Тәгаләнең хозурына кайтырга теләр. Шул ураза аркылы Аллаһ Тәгаләдән генә сорап, рухын тулысынча тынычсызландырыр. Нигъмәтләргә чын ихлас белән шөке-рана кылып, Аллаһе Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә омтылыр. (Әгәр бөтенләй каль-би бозылмаган булса).
АЛТЫНЧЫ НОКТА: Рамазан Шәрифтә-ге уразаның Коръәннең иҗдерелүенә нисбәтле булган бик күп хикмәтләреннән берсен генә әйтеп үтәбез. Коръән-Кәрим Рамазан аенда иңдерелгән. Коръән иңде-релгән вакытны искә алып, аны яхшы кар-шы алу өчен кеше үзен ашау-эчүдән тыеп, начар эшләрдән сакланып, фәрештә шикел-ле булырга тырышырга тиеш.