РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | 8
(1-61)

 Менә шул изге файдалы сәүдәгә карап уйлан. Бу хәрефләрнең кадерен, кыйммәтен белмәүчеләр нихәтле зыян күрүләрен аңла! Рамазан Шәриф ае ахирәт сәүдәсе (ахирәт өчен файдалы гамәлләр) өчен ачылган бик файдалы күргәзмә бер базар шикелледер.

Рамазан Шәриф ае рухи азыклар алу һәм ахирәт өчен нәтиҗәләр ясау өчен бик уңышлы, җайлы бер вакыт-тыр. Яхшы гамәлләрнең күбәеп артып ба-руы - бәрәкәтле язгы яңгыр шикелледер, кешеләрнең Аллаһе Тәгаләнең тәрбия иту сыйфаты һәм күркәмлеге каршында зур гыйбадәте. Аллаһе Тәгалә хөрмәтенә үткәрелгән олы бәйрәме. Шуның өчен Ра-мазанда Аллаһе Тәгалә кешене ашау-эчүдән, начар гамәлләрдән, начарлык эшләүдән тыяр өчен уразаны фарыз кыл-ган. Уразалы булу аркылы бәндә хайван дәрәҗәсеннән фәрештә дәрәҗәсенә күтәре-леп, изге кеше буларак, Аллаһе Тәгаләнең күркәм исемнәре чагылган көзге шикелле булыр.

Әйе, Рамазан ае бу вакытлы дөнья тор-мышында, кыска гомердә мәңге гомер вә яшәүне эченә алыр, мөэминнәрне шул мәңге тормыш иясе итәр. Рамазан ае сиксән ел гомер нәтиҗәсен казандырырга мөмкин. Ул Кадер кичәсенең (хәдисләр, ри-ваятьләр сөйләгәнчә) миң айдан хәерлерәк булганын исбат итәр. Аллаһе Тәгалә Рама-зан аенда мөэминнәргә бәйрәм ясап бәндәләргә якынлаша. 

Әйе, нәкъ менә бер патша үзенең хөкемдарлыгы вакытында, тантаналы көннәрне бәйрәм итеп ясаганы кебек. Падишаһ үз кулы астындагы халык-ларны ул көндә гадәти кануннар кысасын-да түгел, ә бәлки үз шәхесенең игелеклә-ренә вә киң хозурына кабул итеп, үзенә юнәлтер. Үзенә тугрылыклы булган миллә-тенә махсус илтифат күрсәтер.

Тавыш юк