РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | 7
(1-61)

Шундый мәчет ки, миллионнарча Корьән хафизлары шушы мәчетнең почмакларында Аллаһ Тәгаләнең сүзләрен кешеләргә иреште-рерләр. Һәрбер Рамазан ае

شَهْرُ رَمَضَانَ الَّذِۤى اُنْزِلَ فِيهِ الْقُرْاٰنُ

аятенең мәгънәсен бик нурлы, якты бер сурәттә күрсәтә. Рамазанның Корьән ае икәнен исбат итә. Ислам галәме җәмәгате шушы ихлас белән ул Корьән хафизын тыңларлар, башкалар үз-үзләренә укырлар. Шундый бер хәлдә изге мәчеттә түбән, пычрак нәфесенең телә-генә буйсынып ашау-эчү аркасында, шул нурлы Галәмнән чыгу никадәр ямьсез күренсә, ул мәчеттәге җәмәгатьнең рухи нәфрәтләренә никадәр дучар булса, шул кадәр Рамазан Шәриф аенда ураза әһеллә-ренең дошманнары да Ислам галәменең мәгънәви нәфрәтенә, дошманлыгына, хур-лавына дучар булырлар.

ҖИДЕНЧЕ НОКТА: Рамазан Шәрифнең уразасы, дөньяда ахирәт өчен гамәл кылу максаты белән җибәрелгән адәм балаларының, шул рухи ахирәт өчен гамәл кылуга бәйле булган бик күп хикмәтләреннән берсе шул: Рамазан аенда һәрбер изге гамәлнең савабы меңләгәндер.Хәдистә әйтелгәнчә Корьәннең һәр хәрефенең ун савабы бар, ул ун савап, ун яхшылык сана-лып, ун җәннәт җимеше бирер, ә Рамазан аенда исә Корьәннең һәрбер хәрефе ун гына түгел, әбәлки мең, Аятел-Көрси кебек аятьләрнең һәр хәрефе меңләгән савапка ия була. Рамазанның җомгаларында уку тагын да саваплырак. Кадер кичәсендә Корьәннең һәрбер хәрефенә утыз мең са-вап бирелер. Һәр хәрефе утыз меңлек са-вап җимеше бирә торган Корьән Кәрим шундый туба агачы (җәннәт агачы) шикел-ле була ки, ул миллионлаган мәңгелек җимешләрен Рамазанда мөэминнәргә ирештерер.
Тавыш юк