Ураза вакытында һәр адәм шуларны аңлый: "Мин хуҗа түгел, ә киресенчә, Аллаһе Тәгаләнең хуҗалыгында эшчемен. Иреге булмаган бәндә, иң гади, иң ансат нәрсәне дә эшли алмый, кулын су артын-нан да суза алмый". Шулуе, "хуҗа" булу фикере югалып китә, чын хакыйкый ва-зифасы булган шөкергә әйләнеп кайта.
БИШЕНЧЕ НОКТА: Рамазан Шәриф аендагы уразаның хикмәтләре күп. Алар-дан тагы берсе шул: ураза кешене әхлак ягыннан тынычландырыр, начар эщ вә гөнаһларыннан ваз кичерер. Кеше нәфес-лелек турында хәбәрдар булмавы аркасын-да үзен оныта, эчендәге хәтсез көчсезлек-не, үзенең гаять дәрәҗәдәге ярлылыгына, кимчелекләрен күрмәс һәм күрәсе дә килмәс. Зәгыйфь, көчсез икәнен белмәс.
һәм тиз бозыла, тарала торган ит вә сөяктән гыйбарәт булуы турында уйламас. Тәнен тимердән нык, үзенең дөньяда мәңге яшә-вен уйлап хыялланыр. Шул наданлык ар-касында, Аллаһе Тәгаләне онытыр, үзен дөньяга тапшырыр. Дөньяны гына уйлар, тәмле нәрсәләргә кызыгып (нәфесенә буй-сынып), Аллаһе Тәгаләнең үзен рәхим-шәфкать белән тәрбияләвен онытыр. Дөнья тормышының нәтиҗәсен һәм ахырын бер дә уйламас. Начар әхлак эчендә буталып яшәр.