РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | 46
(1-61)

Шул ләззәтле ризык һәм нигъмәт кыс-ка, вакытлы тәме белән бергә даими, чын, ахыры булмаган ләззәткә һәм тәмгә ия Аллаһ рәхмәтенең хөрмәтен шөкер аркы-лы казандыра. Ягъни рәхмәт хәзинәләре-нең хуҗасының чиксез ләззәтле булган ихтирамы турында уйланып, дөньяда җәннәтнең мәгънәви тәмен таттыра.

Шулай итеп, ризык шөкер аркасында шул кадәр кыйммәтле, кадерле, бай һәм киң хәзинә булганы хәлдә шөкерана кыл-мау сәбәпле кадерсезләнер, юкка чыгар.

"Алтынчы сүз"дә аңлатылганча, телнең тәм сизү тойгысы Аллаһы Тәгалә хакына... Ягъни мәгънәви шөкерана вазифасын үтәп ризыкка юнәлгән вакытта, телнең тәм алу тойгысы Аллаһның биниһая рәхмәт казан-нарына, ашханәләренә шөкерана кылган тикшерүче, нигъмәтләрне мактаучы, хөрмәтләүче кадерле караучы хөмдар бу-ладыр. Әгәр нәфес хакына кулланылса, ягъни кеше ризык бирүче Аллаһка шөкер кылмыйча, уйламыйча ризыкка юнәлсә, телнең тәм алу тойгысы, югары, кадерле мөфәттиш (тикшерүче) дәрәҗәсеннән ашказаны фабрикасының сакчысы һәм кара-вылчысы дәрәҗәсенә төшә. Ничек итеп ризыкның шул хезмәтчесе шөкерсезлек аркасында шул дәрәҗә түбәнгә төшсә, шулай ук ризыкның эчтәлеге һәм башка хисләр дә түбәнгә төшәрләр.

Галәмне, кяинатны юктан бар итүче Аллаһның хикмәтенә капма-каршы булган хәлгә төшәрләр.

Шөкернең үлчәве; канәгать, икътисад һәмризалыкта, шатлык белән кабул итүдә. Ә шөкерсезлекнең үлчәве; хирыслык күрсәтү, исрафлык кылу, хөрмәтсезлек, хәрам - хәләлне аермыйча ашаудадыр.

Тавыш юк