Әйе, хирыслык, шөкерсезлеккә тиң бул-ган кебек үк мәхрүмиятнең һәм түбәнче-лекнең дә сәбәбедер. Хәтта иҗтимагый тормышка ия кырмыска да гүя хирыслык аркасында аяк астында изелеп калыр, чөнки канәгать итмичә, елга үзенә берничә бодай бөртеге җитүенә карамастан, кулын-нан килсә, мөңләгән бөртек җыярга әзер. Мөбарәк бал корты исә, әйтерсең, канәгать булу аркылы югарыда рәхәтләнеп очып йөри. Канәгать итүе өчен Аллаһның бое-рыгы белән балны кетеләргә бирә, ашата. Әйе, Заты Әкъдәснең (һәртөрле кимчелекләрдән ерак, пакь Аллаһе Тәгаләнең) үзе һәм иң бөек исеме әгъзамы булган "Аллаһ " исеменнән соҗ килүче иң зур исе-ме "Рахман"ның мәгънәсе ризыкка карый. Ризыкка шөкер кылу белән генә "Рахман" исеменә җитешеп була. Ьәм дә "Рахман"-ның иң ачык мәгънәсе "Рәззак" (ризык бирүче Аллаһ) була.
Ьәмшөкернең төрлесе бар. Ул төрләрнең иң колачлысы - намаз. Шөкер эчендә саф иман, чын тәүхид (Аллахның берлегенә нык ышану) бар. Чөнки бер алманы ашап, "Әлһәмдулилләһ" дигән кеше шул шөкер аркылы шул алма турыдан-туры кодрәт кулының (Аллаһ кодрәтенең) бүләге, һәм дә турыдан-туры рәхмәт хәзинәсенең күчтәнәче",- дип әйтеп, шулай ук ышануы аркасында һәрбер нәрсәне - ул аз булса да, күп булса да -Аның (Аллаһның) кодрәтенә тапшыра һәм һәрбер нәрсәдә Аллаһның рәхмәтен күрә. Чын иманын һәм саф тәүхи-ден шөкер итү ярдәмендә игълан итәр.
Надан, гафил кеше нигъмәтләрне инкяр итүе, аларның кадерен белмәве аркасында күп хәсрәт күрә. Шул хәлнең бер генә ягын аңлатып китәрбез. Кеше ләззәтле бер нигъмәтне ашап шөкерана кылса; ул ашаган нигъмәт шул шөкер аркасында нурга әверелер, ахирәттә җәннәтнең бер җиме-ше булыр. Кеше бу нигъмәтнең Аллаһ рәхмәтенең әсәре булганын уйлап, бөек һәм даими бер тәм һәм ләззәт алыр. Шуның кебек ризыкның мәгънәви сөземтәләрен, матдәләрен югары урыннарга җибәреп мат-ди сыгынты һәм кабыкларны - ягъни ва-зифасы бетеп, кирәге калмаган әйберләр ташланып, асылына, ягъни элементка әве-релеп кайтырлар.