بِاسْمِهِ سُبْحَانَهُ
"ЕГЕРМЕ ТУГЫЗЫНЧЫ ЛӘМЪА"
ИСЕМЕНДӘГЕ КИТАПТАН
ИКЕНЧЕ ӨЛЕШ
(Бу икенче өлеш "Әлхәмделилләһ " турында)
"Икенче бап" дип аталган шушы кеч-кенә рисаләдә "Әлхәмделилләһ'* җөмлвсен кешеләргә әйттергән иманның сансыз файда һәм нурла-рыннан тугызы гына аңлатылачак.
بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِ
Беренче нокта: Башта ике нәрсә кисә-телер:
1. Фәлсәфә һәрбер нәрсәне ямьсез, кур-кыныч күрсәтүче кара бер күзлек рәве-шендә. Иман исә һәрнәрсәне гүзәл, ямьле итепкүрсәтә торган үтәкүренмәле', нурлы бер күзлек рәвешендә.
2- Бөтен җан ияләре белән бәйләнеше булган, үзен камап алган нәрсәләр белән сөйләшеп яки мәгънәви яктан күрешергә, сөйләшергә, күрше булып торырга мәҗбүр кешенең уң, сул, алгы, арткы, аскы һәм өске дип аталган алты ягы бар.