Мәсәлән, Хәзрәти Йосыф (г.с.) Мисырның мөхтәрәм кешесе булу сәгадәтенә, фәкать кардәшләре тарафыннан ташланган кое һем зөләйханың яла ягуы аркасында ябыл-ган зиндан аркылы шушы мисыр башлы-гы дәрәҗәсенә ирешкән. Һәм әнинең кар-ныннан чыгып дөняга килгән бала; шул карангы тунельдә (әни карнында) ге мәшакәтьләрдән соң гына дөня сагәдәтенә ирешә.
Арткы як: Артта калучыларга фәлсәфи караш белән каралса, я Аллаһ, болар кай~ дан килеп кая баралар ? Һ әм ни өчен дөнъя-га килгәннәр икән?- дип биргән сораула-рына җавап таба алмавыннан хәйран ка-лыр, аптырар, икеләнеп шикләнә башлар, газап чигәр. Иман күзлегеннән караган, кешеләргә; галәмдип атаган җирдә Аллаһ-ның кодрәтле могҗизаларын күрергә на-сыйп булыр. Аларның Аллаһ тарафыннан җибәрелгәнен аңлар. Инсан шул Аллаһньщ зурлыгын дөньяда аңлауга ирешергә ты-рышу бик мәслихәт. Шул дәрәҗәне казан-ган бәндә, вазифасы беткәч һәр нәрсәнең Солтаны иленә(ахирәткә), китүен яхшы аңлар. Иманнигъмәтенә "Әлхәмдулилләһ" дип әйтү тагын бер шөкерлек, шуны әйтү дә үзенә бер нигъмәт, аңарга да "Әлхәмду-лилләһ" дияргә кирәк. Икенче шөкергә өченче шөкер кирәк.
وَهَلُمَّ جَرًّا Димәк, шөкерләрдән гыйбарәт чиксез, сансыз бер шөкер тезмәсе барлык-ка килә.