РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | 54
(1-61)

Шулар-ны аңлый алган иманлы бәндә, бу хикмәтләр белән элемтәдә яки бәйләнештә. Ул иман нигъмәте белән дә алты яктан файдалану мөмкинлеге бар. Аның өчен

فَأَيْنَمَا تُوَلُّوا فَثَمَّ وَجْهُ اللهِ

аяте кәримәсе нәтиҗәсендә алты яктан нинди дә булса якты нур-лану мөмкин. Мөселман булган бер бәндәнең дөньяның яратылышыннан баш-лап ахырына кадәр булган бик озын мәгънәви гомере бар. Шушы гомер яшәеш нурыннан ярдәм алыр, шулай ук кешенеҗ алты ягын нурландырган иман аркылы аның шул тар заманы һәм җире киңәер, рәхәт бер гамәлгә әверелер. Үткән заман киләчәк заманнарны кешенең рухына, кальбенә хәзерге заман шикелле күрсәтер, шуларның арасындагы ераклыкны бетерер. Өченче нокта: Иман таяныч һәм коты-лу нокталарын эченә алуыннан "Әлхәмде-лилләһ"не әйтергә кирәк. Әйе, Адәм бала-сы көчсезлеге һәм дошманнарның күплеге аркасында, шул дошманнарыннан котылыр өчен үзе таянырлык ноктага мохтаҗ. Ул ноктага сыеныр. Шулай ук мохтаҗлыклар-ның күплеге һәм ярлылыгының ныклыгы сәбәбе тагын да бер коткаручысына мох-таҗ. Бу ихтыяҗларны иман аркылы гына, иманның ярдәме белән генә тәэмин итәргә мөмкин.

Әй, инсан! Синең таянычың фәкать Аллаһ һәм Аңа булган иман. Рухыңның, вөҗданыңның котылу үзәге фәкать ахирәткә булган имандыр. Бу гыйлем-лекләрдән мәхрүм, ягъни хәбәрсез булган бер инсанньщ кальбе, рухы - дәһшәттә кур-кынычта, ә вөҗданы һәрвакыт газапта кала.
Тавыш юк