Һәр нәрсәдән ят-сыныр, чөнки адашкан кеше фикеренчә, үткән һәм киләчәк заманнарда булган әйберләр арасында дуслык, кардәшлек бәйләнеше юк. Фәкать хәзерге заманның нәрсәләре арасында кечкенә генә бәйләнеш булыр. Шуның өчен адашкан, юлдан язганнарны кешеләргә булган дуслыклары, кардәшлекләре меңләгән еллар озын бер вакытның бер минуты кадәр генә.
Иман карашында булган кеше бөтен җансыз нәрсәләрнең тере җан иясе һәм бер-берсенә дус булганын күрер һәм һәрбер бар-лыкның үз теле белән үз яратучысына Аллага тәсбих итүләрен, Аллаһны искә алуларын күрер. Менә бу сәбәптән бөтен нәрсәләрнең, барлыкларның үзләренә лаек бер тормышлары, рухлары бар. Шуңа күрә йманның шул карашы буенча, ул җансыз нәрсәләрдә дәһшәт һәм вәхшәт юк, дуслык һәм мәхәббәт бар. Адашкан кешеләр кара-шында, теләгәненә ирешмәгән бәндәләр химаячесез, саклаучысыз була, хасрәтле, гаҗиз ятимнәр хәлендә кала. Иманлылар карашы бөтенләй башкача... Җан иясе мәхлукларга, ятимнәргә караган шикелле түгел, фәкать вазифалы хезмәткәр икәнен аңлаган хәлдә, зикер кылучы Аллаһны һәрвакыт искә алып, үз телләре белән гый-бадәт кылучы бәндәләр сыйфатында күрә белә.
Алтынчы нокта: Иман нуры дөнья һәм ахирәтне төрле-төрле нигъмәтле итеп тас-вир итә, ике табын рәвешендә сурәтли. Мөселман шул иман кылуы аркасында, иман көче белән мәгънәви, рухи тойгыла-ры белән шул табыннардан файдалана. Адашканның карашында исә, җан ияләренең тормышта файдалану түгәрәге тарая, кечерәя, матди ләззәтләр белән генә чикләнә. Иман карашында күкләр һәм җирдән гыйбарәт түгәрәк кадәр киңәеп зурая. Әйе, кояш, ай үзенә бер нигъмәт. Шуның өчен мөэмин булган затның фай-далану мәйданы тагын да киңәер. Әйе, "Коръән,