һәм шулай ук бөтен нигъмәт хәзинәлә-рен ачарга хокукы булган иман нигъмәте-нең бирелүенә сәбәпче булган Хәзрәте Мөхәммәд саллалаһу галәйһи вәссәлләмдә шундый бер нигъмәт ки, кешелек аны мәңге мактарга һәмдога кылырга, салават укырга бурычлы.
һәм, шулай ук, матди, мәгънәви бөтен нигъмәтләрнең төрләрен эченә алган, алар-ның чыганагы булган Ислам һәм Коръән нигъмәте дә; чиксез шөкер итүне таләп итә.
Сигезенче нокта: Аллага шөкерана һәм мактаулар Коръәндәге шикелле булсын. "Кәинат" (Галәм) дип аталган олы китап һәм аның аңлатмасы булган Коръәне Хәкимнең аңлатуы буенча, бөтен бүлеклә-ре һәм фасыллары, бөтен битләре һәм хәрефләре, юллары, аятьләре белән, сүзләре белән Аллаһка, аның матур сый-фатларын камил рәвештә күрсәтеп, аны хәмед вә сәна кыла. "Кәинат" үзе дә һәрва-кыт Аллаһны искә алып аңа гыйбадәт кы-лыр.
"Кәинат" дигән олы китапның һәрбер бизәге, зурмы ул, кечкенәме Вахид һәм Самад Аллаһның сыйфатларын, аның бөтен сүзләрен язган Рахман вә Рәхим булган Аллаһның, матур сыйфатларны күрсәтер, Аллаһны һәрвакыт искә алып, шөкерана кыла.
Саид Нурси