РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | 61
(1-61)

Игъләм әййюһәл - газиз! (әй газиз кардәш шуны бел ки,) Җәнабе Хак, Аллаһ сине юктан барлыкка китерде һәм барлык шәкелләреннән формаларыннан), хәллә-реннән иң югарысы булган мөселман сый-фаты биреп, кеше рәвешендә яраткан. Хәрәкәт итә башлаудан алып иң соңгы сурәтенә кергәнче, төрле хәлләрдә яшисең. Кичергән бөтен хәлләрнең булган урынна-рың, хокукларың -барысы да синең нигъмәтләр дәфтәрендә язылган, саклан-ган. Шуның өчен, син яшәгән вакыт җебенә нигъмәтләр алмаз кебек тезелгән. Син кичергән бөтен хәлләреңдә: "Бу нигъмәткә ничек ирештең?" "Ни өчен аңа

лаек булдың?" "Ул нигъмәткә шөкер кыл-дыңмы?", диеп үзең җаваплы булачаксың. Чөнки бөтен булган хәлләр җавап таләп итә. Ләкин мөмкинлеге булып та гамәлгә ашмаган хәлләр җавап таләп итмәс. Бул-ган хәл булган, ә киләчәк хәлләр барлык-ка килмәгән әле. Гамәлгә ашкан хәлләр җавап таләп итәләр. Алай булгач, үткәндә шөкер кыла алмаган нигъмәтләрнең шөке-рен каза итәргә тиешлесең.

Әйе, бу хәятнең (тормышның) максаты һәм нәтиҗәсе мәңге яшәу. Башка бер нәтиҗәсе дә яшәүне биргән, мәңге терек-леккә ия зат булганАллага шөкерана кылу, гыйбадәт һәм Аны сөю. Бу шөкер, Аллаһ-ны сөю һәм гыйбадәт шул яшәүнең җиме-ше, нәтиҗәсе, галәм өчен алар максаттыр. Шуннан аңларга тиешсең: бухәятнең мак-саты рәхәттә яшәү, ләззәтләну бозыклык-та уздыру дип әйтүчеләр гаять надан бу-лулары аркасында кяфер булалар, акыл нигъмәтен түбәнгә төшереп инкяр итәләр. Дәһшәтле куркыныч бер хәлгә төшеп, Ал-лаһның биргән нигъмәтләрен яманлаган булалар.

Тавыш юк