Бишенче кәлимә: لَهُ الْحَمْدُ
ягъни, шөкер һәм мактау Аңа гына лаектыр. Аллаһ-ка гына лаек. Димәк, нигъмәтләр аныкы-дыр һәм аның хәзинәсеннән чыга. Хәзинә исә бетмәс-төкәнмәс. Менә бу сүз сөенеч биреп, болай яңгырый: "Әй кеше! Шул нигъмәтнең юкка чыгуына кайгырма, чөнки рәхмәт хәзинәсе бетмәс һәм ләззәтнең юкка чыгуын уйлап, шул кай-гыдан кычкырып елама, ул нигъмәт җиме-ше - чиксез бер рәхмәтнең җимеше. Ага-чы даими булса, аның җимеше юкка чык-канда да, урыннарына яңасы киләчәк. Нигъмәтнең ләззәте белән ләззәтләнгәндә шул ләззәттән йөз мәртәбә тагын да арты-грак ләззәтле булган Аллаһньщ ихтирамын уйлап шөкер кылсац, ләззәтне бердән йөз меңгә кадәр кутәрерсең.
Мәсәлән, бер мәшһүр падишаһ сиңа бүләк иткән бер алма ләззәтенә караган-да, шул падишаһның сиңа килгән илтифа-ты сиңа булган ихтирамы шул алмадан тагын да ләззәтле. Ягъни, шул алма ләззәте бер булса, алманы бүләк иткән падишаһ-ның ихтирамыннан алган ләззәт бер мең, бәлки тагын да зуррак сан белән исәпләнер.
Алай да لَهُ الْحَمْدُ сүзе белән, ягъни мактау һәм шөкерлек белән нигъмәттән, нигъмәтләндерүне хис итү, ягъни нигъмәт бирүче затны - Аллаһны тану һәм Аллаһ биргәнне уйлау, ягъни Аллаһ рәхмәтенең, ихтирамының һәм шәфкатенең сиңа юнә-лүе шул нигъмәтне дәвамлы дип уйлау, шул нигъмәттән тагын да мәртәбәле нигъмәт капкасын сиңа ачар.