РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | 57
(1-61)

 وَسَخَّرَ لَكُمُ الشَّمْسَ وَالْقَمَرَ

وَسَخَّرَ لَكُمْ مَا فِى اْلاَرْضِ

 аятьләренең мәгънәсе ачык әйткәңчә, иман-нан хасил булган шушы искиткеч хәйран изгелек һәм игелекләргә ишарәт итә.

Җиденче нокта: Иман нуры белән шу-нысы беленә: Аллаһның барлыгы бөтен нигъмәтләрдән өстен бер нигъмәттер. Чик-сез нигъмәт төрләренең бихисап изгелек тармакларыныҗ, сансыз бүләк төркемнә-ренең чыганагы - Аллаһныц барлыгы. Шуньщ өчен галәмнең атомнары санынча, иман нигъмәтләренә шөкер һәм хәмед кылу бәндәнең бурычы. Рисаләи нурның (Нур рисаләсенең) бүлекләрендә, китапла-рында шул хакыйкатьләрнең кайберләре күрсәтелгән, Аллага иман мәсьәләсе турын-да әйтелгән. Рисаләи нур китаплары чиксез нигъмәтләр пәрдәсен күтәреп, Аллаһ-ны ап-ачык күрсәтә.

"Әлхәмдулилләһ" сүзендәге "ләм" хәре-фе гомумиләштерү мәгънәсен аңлата. Шул сүз белән шөкерана кылынырга тиеш бул-ган нигъмәтләрнең берсе -рахманият һәм Аллаһның мәхлукатны, бөтен барлыклар-ны кызганып, аларны ризыкландыру. Әйе, рахманият тормыш бүләгенә лаек булган-нар санынча нигъмәтләрдән гыйбарәт. Чөнки, бигрәк тә кеше һәрбер барлыклар белән элемтәдәдер. Аның өчен инсан һәр җан иясенең сәгадәтенә шатланыр һәм кай-гыларына кайгырыр. Алай булгач, һәр җан иясендә булган бер нигъмәт аның иптәшләре өчен дә нигъмәт буладыр. Шу-лай ук, әниләрнең шәфкатьләре, кызгану хисләре белән нигъмәтләнгән балаларның санынча, шөкергә, мактауга лаек булган нәрсәләрдән берсе дә рахимият (рәхмәтле, мәрхәмәтле, саклаучы, нигъмәт бирүче һәм ахирәттә мөселманнарга нигъмәт бирүче Аллаһ нигъмәте). Әйе, анасыз, ач бер ба-ланың елавыннан тәэсирләнгән һәм аны кызганучы бер вөҗдан иясе, әлбәттә, ана-ларның балаларына булган шәфкатьлеле-генә шатланыр, аннан хушланыр, ләззәтләнер.
Тавыш юк