РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | 58
(1-61)

Менә шушы шатланулар, ләззәтләнүләр һәрберсе бер нигъмәт. Шөкер һәм хәмед итүне таләп итәр. Һәм, шулай ук, галәмдә яшерен хәлдә булган хикмәтләрнең санынча һәм шөкер итүне кирәкле кылган, тиешле кылган хикмәт-ләрнең берсе - хакимияттер. (Һәр эшне, хикмәтле, файдалы итүче Аллаһ). Чөнки инсанның нәфсе Рахманиятнең күренешлә-ре белән нигъмәтләнгән кебек, инсанның акылы да хакимиятнең гүзәллеге, ямьле-леге белән ләззәтләнер. Менә шуның өчен авыз тутырып "Әлхәмдулилләһ" әйтүе белән хәмед һәм мактаулыкларны, шуның аркылы Аллаһны искә алу кирәкле кылыр.

Шулай ук, Аллаһның гүзәл исемнә-реннән берсе булган Варис, (Аллаһның нәселләрне дәвам иттерү исеменең) күре-нешләре санынча да, һәм ата-бабаларның бетүеннән соң калган ботак-тармак (ягъ-ни, балалар һәм оныклар) санынча, һәм ахирәт галәме әһелләре санынча, һәм ахирәттә бүләклдәр алуга сәбәп булган кешеләрнең изге гамәлләре санынча, "Әлхәмдеулилләһ" сүзе белән макталачак тагын бер нигъмәт -хафизияттер. Ягъни Аллаһның саклау сыйфаты. Чөнки нигъмәтнец дәвам итүе, нигъмәтнең үзенәкара-ганда да нигъмәтлерәк, кадерлерәк. Ләз-зәтнең даими булуы, аның үзеннән тагын да ләззәтлерәк. Җәннәттә мәгънәви яшәү, җәннәтеннән дә югарырак бер ләззәт ул.

Шунлыктан Җәнабе Хакның, Аллаһның саклау исеме һәм саклау исемен эченә ал-ган нигъмәтләре бөтен галәмдә булган нигъмәтләрдән тагын да күбрәк, тагын да өстенрәк дәрәҗәдә. Шушы яктан дөнья тулысынча "Әлхәмдулилләһ"не таләп итә. Шушы әйтелгән дәрт исемгә Аллаһның калган исемнәрне чагыштырсаң, һәрбер исемдә сансыз, бик күп нигъмәтләр бул-ган өчен, бик күп шөкерләр кирәк тә.

Тавыш юк