Ләкин беренче ноктага таянган һәм икенчесеннән ярдәм сораган адәм баласы кальби яктан, рухи яктан бик күп ләззәтләрне һәм дустанә хисләрне тойга-ны өчен вөҗданы тынычланыр, күңеле күтәрелер.
Дүртенче нокта: Иман нуры хәләл рәхәтлекләрнең, ләззәтлекләрнең югала башлаган вакытта хасил булган кайгылар-ныбетерер, нигъмәтләрне киметмичә дәвам итүен, аларның чыганакларын күрсәтү белән тәэмин итәр.
Һәм шул ук фиракъ һәм аерылу хәсрәтләрен, яңадан кайту ләззәтен күрсәтү белән югалтыр. Ягъни югалу уе белән ләззәткә күпме кайгылар өстәлер, иман исә югалган ләззәтне дәвам иттерер һәм шул кайгыларны юкка чыгарыр. Әйе, бер җимешнең агачы булмаса, ул җимештә-ге ләззәт җимешкә генә хас. Җимешне ашагач, ләззәт тә бетәр. Аның бетүе кеше-не кайгыга салыр. Әмма ул җимешнең ага-чы барлыгы мәгълүм булса, ул җимешнең бетүеннән кайгы хасил булмас. Җимеш бетсә дә, аның урынына яңа бер җимеш килер, чөнки аның агачы бар.
Аның яңартылып торуы да үзенә бер ләззәт. Шулай ук кешенең рухын борчы-ган бер нәрсә - ул аерылу кайгысы. Иман нуры - яңадан күрешү хәбәренең өмете, шул нигъмәтләрнең яңадан барлыкка ки-лүе хисе белән кайгыларны юкка чыгарыр.