Инсан өстә күрсәтелгән ике күзлекне киеп, шушы якларда булган мәхлуклар һәм хәлләрне күрә ала:
Уң як: Бу як үткән заманны аңлата. Димәк, фәлсәфә күзлегеннән уң якка ка-раган вакытта, үткән заман асты өстенә килгән, караңгы, куркыныч, зур бер зи-ратны искә төшерердәй бер хәлдә күренәчәк. һәм бу күренеш аркылы ин-сан бик зур хәвефкә, дәһшәткә, кайгыга дучар булачак. Әмма иман күзлегеннән уң якка караган вакыт, чыннан да шул үткән заманның асты өстенә килгән кебек күренсә дә, җаннар әрәм булмас. Шул за-манда яшәүчеләр тагын да матур, нурлы бер галәмгә күчкән булганнары аңлашы-ла. Ьәм ул каберләр, чокырлар да нурлы бер галәмгә алып баручы җир асты тунеллә-ре шикелле аңлашылыр. Димәк, иманның кешеләргә биргән сөенечлелеге, рәхәтлеге, тынычлыгы меңләгән "Әлхәмдулилләһ" әйттерүче бер нигъмәт.
Сул як: Ягъни киләчәк заман тарафы-на фәлсәфә күзлегеннән караган чакта, ул безне черетәчәк, елан һәм чаяынарга аша-тып югалтучы, караңгылык, куркыныч зур бер каберлек рәвешендә күренер. Әмма иман күзлегеннән каралса, Халикъ, Рах-ман, Рихим булган Аллахның кешеләр өчен әзерләгән төрле-төрле нәфис, хуш исле, тәмле ашамлыклар, эчемлекләр куелган бер табын шикелле күренәчәк вә меңләгән "Әлхәмдулилләһ "не кабат-кабат укыттыра-чак, сөйләттерәчәк.