Әгәр шөкерана кылмаса, ул вакытлыча тәмнёң югалуы аркасында кайгы һәм үке-неч калдырыр һәм шул ризык туртага әйләнер (чүп-чар булыр). Алмаз кебек нигъмәт күмергә әйләнер. Ризыклар шөкер итү юлы белән генә юкка чыгудан коты-лып, даими тәмнәр, мәңге җимешләр (нәтиҗәләр) бирер. Шөкерсез нигъмәтнең гүзәл рәвеше иң ямьсез рәвешкә әверелер. Чөнки ул надан кешенең карашы буенча, ризык вакытлыча бер ләззәт бирүдән соң юкка чыга.
Әйе, ризыкның эчтәлеге гашыйк булыр-га лаек. Ул эчтәлек шөкер итү белән генә үзен күрсәтә. Надан һәм адашкан кеше-нең ризыкны яратуы исә хайванлыктыр.
Шуңа күрә, адашкан һәм наданнарның ни дәрәҗәдә хәсрәткә төшкәннәрен чагышты-рып кара.
Барча җан ияләренең эчендә ризыкның төрләренә иң мохтаҗ булган мәхлук ин-сандыр. Адәм баласы Җанәбе Хак (Аллаһ Тәгалә) исемнәрен үзендә җыйган бер көзге, Аньщ рәхмәте хәзинәләрендә җыел-ган нигъмәтләрен үлчәп танырлык җиһаз-ларга (хис, тойгы органнарына) ия, кодрә-тенең бер могҗизасы буларак яратылган. Аллаһ Тәгалә бөтен исемнәрнең күренешлә-рен, сәнгатьләрен, нечкәлекләрен үлчи алырдай җиһазлар белән җиһазландырып аны дөньяга хәлифә (рәис) рәвешендә яра-ткан. Шуның өчен кешегә чиксез ихтыяҗ хисе биреп, матди һәм мәгънәвиризыклар-ның сансыз төрләренә мохтаҗ кылган. Адәм баласының бу киң әчтәлегенә карата иң югары урын булган әхсәне таквимгә (кеше Аллаһның бәндәсе буларак иң ямь-ле яратылуы) күтәрелүнең сәбәбе - шөкер итүдер. Әгәр шөкерлек булмаса, шул кеше әсфәле сафилингә (иң түбән кеше) дәрәҗәсенә төшеп үзенә бик зур золым кылган булыр.