РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | 45
(1-61)

   Ризыкны да шул кадәр киң һәм бай хәзинә иткән ки, сан-сыз нигъмәтләрне эченә ала. Хәтта ризык-ның күп төрләреннән фәкать бер генә төре-нең тәмен белү өчен телдә куввә-и-заика (тәм алу хисе) исемле бер җиһаз белән ашамлыклар санына нисбәтән нечкә үл-чәүләр куйган. Димәк, галәмдә иң гаҗәеп, иң бай, иң сәер, иң татлы вә сөйкемле, иң киң, һәи иң тиңсез хакыкайть -ризыкта.

Бу гыйбарәләрдән шул аңлашыла: ни-чек итеп һәрбер нәрсә ризыкның әйләнәсенә тупланган булса, нәкъ шулай ук ризык та үзенең бөтен төрләре белән нигезләнгән, шуның белән дәвам итә, ны-гый. Ризык шөкер белән генә була һәм шөкер хисен тулыландыра. Чөнки ризык-ны ашыйсы килү тойгысы үзе дә табигый шөкер булып санала һәм ләззәтләнү, тәм алу да -ихтыярсыз рәвештәге шөкердер. Шуның өчен бөтен хайваннарда шушы шөкер хисе бар. Фәкать Адәм баласы, ада-шу һәм көфер кылу сәбәпле ул табигый шөкернең эчтәлеген, мәгънәсен үзгәртеп, шөкердән ширеккә (берничә тәңрегә буй-сыну) китеп бара.

Ризык булган нигъмәтләрендә бик гүзел бизәкле сурәтләр, бик тәмле исләр, ләззәтләр, шөкерне хасил итүче сәбәпләр булып тора, җан ияләрне ризыкка таба юнәлдерә һәм ашкындыра, шуның арка-сында ризыкка хөрмәт кылырга һәм аны мактарга өнди. Мәгънәви рәвәштә ризык-ка шөкер иттерә, һәм аны булган җан ияләрнең хәрмәтләвенә этәрә.

Сүз һәм хәрәкәт аша шөкер кылуга өнди. Димәк, Шөкер итү аркылы иң югары, иң татлы ләззәтне, тәмне аңарга тат-тыра. Ягъни:

Тавыш юк