БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | 2
(1-38)

Бәләкәй чакта Саид күп сораулар биреп, һәр нәрсәне тикшерә, һәр нәрсәнең нигә һәм ничек бу-луының сәбәпләрен белергә тырыша иде. Мәдрәсәдә укыган чакта бервакыт аның мөгаллиме Сәйид Нур Мөхәммәд әфәнде бу баланыц башка балалардан зирәклерәк булуының сәбәбен белү өчен әти-әнисе янына китте. Авылга барса, Саиднең әтисе кырга сыерларны, үгезләрне көтәргә киткән иде. Бераздан соң әтисе маллар куып кайтты. Үгезләрнең авызла-ры бәйләнгәнен күргәч, мөгаллим сорады: "Хайван-нарның авызларын нигә бәйләдең? Без аларны ын-дырда гына бәйлибез бит. Хәзер ындыр вакыты түгел" , - диде. Әтисе Мирза әфәнде әйтте: "Безнең басу ерак. Кайтканда башка кешеләрнең басулары аша кайта-быз. Аларның игеннәрендәге ашлыкларын ашама-сыннар һәм безнең ашау-эчүебезгә харам катнашма-сын дип бәйләдем".

Саидның остазы аның әнисеннән: "Син бу баланы ничек үстердең?" - дип сорады. Әнисе: "Мин бу ба-лама йөкле вакытта тәһарәтсез җиргә басмадым. Аны да тәһарәтсез имезмәдем", -дигәч, остазы: "Мондый ата белән ананың андый баласы булыр шул", - диде.

Төркиянең көнчыгышындагы мәдрәсәләрдә укы-ган шәкертләрнең ул вакытлардагы яшәү чыганагы сәдака, бүләк һәм зәкятлардан тора иде. Әмма мул-ла Саид бер вакытта да сәдака, бүләк һәм зәкят ка-бул итмәде, үз мәнфәгатен кайгыртмады.

Аның бу холкы бүтән шәкертләрне түбәнсетү, га-епле санау түгел, ә киресенчә, киләчәктә дин дошман-нарының дини кешеләргә: "Сез динне яшәү чыгана-гы итеп аңлатасыз", -димәсеннәр өчен шулай эшли иде» Шуңа күрә ул бөтен гомере буенча беркемнән дә бер бүләк тә, сәдака да, зәкят та алмыйча яшәде. Ходай аны беркемнән бернәрсә сорамыйча, аз белән канәгать булып, аз гына ашап, дөньялыкны кайгырт-мыйча яшәтте. Үлгәндә дә аның бер әйбере дә юк иде.

Тавыш юк