Ватанны коткару сугышыннан соң төзелгән Җөмһүрият хөкүмәтенә дә ул шушы теләген әйтте. Әмма диннең кайбер яшерен дошманнары аңа кар-шы тордылар.
Истанбулда торган вакытларда, Бәдиүззаман үзенең "Шәкәрҗиһан" отелендәге бүлмәсе ишеге өстенә: "Монда һәртөрле сорауга җавап бирелер, әмма сорау соралмас", - дип язып куйдырды. Истанбулда-гы күп галимнәр, мөгаллимнәр һәм мәдрәсә шәкер-тләре аңа килеп, зур гыйлем сораулары бирделәр. Һәм дөрес җаваплар алып киттеләр. Галимнәрнең күбесе аның гыйлеме турында "Вәһби гыйлем (Аллаһ биргән гыйлем). Бу гыйлем үзенең укуы белән генә булмас", - диделәр.
Египеттагы "Әл-Әзһәр" университетының зур галимнәреннән берсе булган Шәех Баһид әфәнде Ис-танбулда Бәдиүззаман Саид Нурси белән очрашкан вакытта, аңа шундый сорау бирде:
Ягъни, "Европаның һәм Госманлы дәүләтенең киләчәге турында Сез нәрсә уйлыйсыз?" Бәдиүззаман шундый җавап бирде:
Ягъни, "Европа бер Ислам дәүләте белән хамиләдер (йөкледер). Бер көн килеп, аны - (Ислам дәүләтен) тудырачак. Госманлылар да Европа белән хамилә-дер. Ул да аны кайчан да булса тудырачак", - диде.
Берничә елдан соң ук Бәдиүззаман сүзләре рас-ланды: Госманлы дәүләте Исламияткә каршы килә торган гадәтләрне алганы кебек, Европа дәүләтләрендә дә төркем-төркем кешеләрнең ислам динен кабул итүләре башланды.