БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | 3
(1-38)

Ул 1888 нче елның кышында туган авылындагы өендә бер төш күрде. Төшендә кыямәт кубып, мәхшәр төзелгәндә пәйгамбәребезне зыярәт итәсе килә. Шушы максат белән ул сират күпере башында көтеп тора. Бик күп пәйгамбәрләрне күргәч, ул пәйгамбә-ребез хәзрәте Мөхәммәд саллаллаһи галәйһи вәсәлламның кулын үбеп, аңардан гыйлем сорарга тели. Пәйгамбәребез аңа әйтә: "Өммәтемә сорау бирмәү шарты белән, сиңа Коръән гыйлеме һәм аның серләре бирелер" , - дип, аны сөендерә. Бу төштән алган сөенеч һәм шатлык белән мулла Саидта гый-лем өйрәнергә теләк тагын да ныграк уяна.

16 яшендә чакта ул өч ай эчендә 80 китапны зиһ-ененә алып ятлады. Һәм бу ятлауны да өч ай саен кабатлап торды. Ул вакытта үзен бөтенләй гыйлемгә бирү аркасында, башка эшләр белән шөгыльләнмәде, күп китаплар укырга тырышты. Мәсәлән, "Җәми-гул - җәвами", "Шәрхел - мәвакыйф", "Ибнел -Хаҗәр" кебек зур китапларны ике-өч көндә аңлап-төшенеп укый иде.

20 яшендә ул Анатолиянең көнчыгышындагы зур шәһәрләреннән берсе Ван шәһәре башлыгы Таһир Паша сараенда яшәде. Анда да гыйлем белән шөгыльләнде. Бер көнне Таһир Паша аңа шундый хәбәр китерде: Англиянең Колония министры Гла-дистон, кулына Коръән тотып, Югары Советта три-бунадан: "Бу китап мөселманнарның кулында бул-ган чакта, без аларга баш була алмыйбыз. Нәрсә эшлик: я Коръәнне югалтыйк, яки мөселманнарны Коръәннән аерырга кирәк", - дигән.

Бу хәбәрне ишеткәч, егет Саид сикереп торып, көчле тавыш белән: '

- Мин Коръәннең сүнмәс һәм сүндерелмәс мәгънәви бер кояш булганын бөтен дөньяга күрсәтәчәкмен һәм исбат итәчәкмен" , - дип кыч-кырды.

Тавыш юк