БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ | 4
(1-38)

Бераздан ул башкалабыз Истанбулга килде. Ул вакытларда Госманлы дәүләтенең авыр чагы дип әйтәләр иде, ягъни зәгыйфьләнгән һәм артта калган чагы иде. Бәдиүззаман хәзрәтләре Истанбул мәдрәсәләренең ул вакыттагы хәлен ошатмады. Мәдрәсәләрдә яңа бер үзгәреш ясау өчен, шул заман галимнәре белән элемтәгә керде. Бу теләген ул пади-шаһка да әйтте: көнчыгыш шәһәре Ванда да бер да-релфәнүн (университет) ачарга тәкъдим итте. Бу уни-верситетта дин гыйлемнәре белән бергә фән гый-лемнәре дә укытылуын теләде. Истанбулдагы мәдрәсәләрдә дә дин гыйлемнәре белән фән гыйлемнә-ренең бергә укытылуы кирәклеген шушы сүзләре белән исбат итте: "Акылның нуры фән гыйлемнәре, вөҗданның зыялыгы дин гыйлемнәре белән яктыр-тылыр. Икесенең берләшүе белән акылларда һәм күңелләрдә хакыйкать барлыкка килер. Ә дин гый-лемнәре үзләре генә укытылса, фанатизм барлыкка килә; фән гыйлемнәре генә укытылса, Аллаһны ин-кяр итү, иман хакыйкатьләреннән шикләнеү һәм атеизм туа".

Ул вакытта хөкем йөртүче Госманлы патшасы Ван шәһәрендә ачылачак университет өчен 20 мең алтын бирергә карар чыгарды. Ван күле буенда нигез ташы да салынды. Әмма Беренче Бөтендөнья сугышы чыгу сәбәпле, ул зур уку йорты төзелә алмады...

Бәдиүззаман хәзрәтләренең бу университет турын-дагы фикере шундый иде: Египеттагы "Җәмигул-Әзһәр"нең Азиядәге бертуганы булачак "Мәдрәсәтүз-зөһрә" исемле бу зур университетта дин гыйлемнәре белән фән гыйлемнәре бергә укытылачак. Гарәп те-лендә, төрек телендә һәм кирәк булган хәтле көрд телендә дә дәрес биреләчәк. Шушы телләрдә дәрес бирелүе аркасында расачылык (милләтара каршылык) булмасын. Төрек, гарәп, көрд бер-берсе белән туганлашсын. Бу милләтләр һәм бөтен башка ислам милләтләре барысы да Ислам кардәшлеге астында берләшсен.

Тавыш юк