СҮЗЛӘР | Алтынчы Сүз | 12
(11-14)
     Болар, шушы киңәшне һәм боерыкны тыңлаганнан соң, икесенең арасыннан акыллы булганын әйтте:
-          Әмерегез, мин шатланып сатармын. Һәм, мең рәхмәт әйтермен.
     Башкасы магрур, нәфесе фиргавенләшкән, тәкәббер, сәрхүш, гүя дөньяда мәңге яшәргә җыена, дөнья бәлаләреннән, авырлыкларыннан хәбәре юк. Диде:
-          Юк! Падишаһ кем ул? Мин малымны сатырга җыенмыйм, кәефемне бозмыйм...
     Беразвакыт үткәч, беренче кеше шундый зур дәрәҗәгә иреште ки, һәр кеше аның хәленнән көнләшә иде. Падишаһның мәрхәмәтенә ирешкән, махсус салдырган сараенда бәхетле һәм сәгадәтле яши. Ә икенчесе шундый начар бер хәлгә төшә ки, һәм һәр кеше аңа жәлләп карый, һәм дә "лаегы шул!" дия иде. Чөнки: хатасының нәтиҗәсе буларак, һәм тынычлыгы, байлыгын киткән, һәм җәза, газап чигеп яши.
     Шулай итеп, әй, һәвәс баскан нәфсем! Шул мисалның күзлеге аша хакыйкатьнең чын йөзенә кара. Ул падишаһ исә – барча үткәннең һәм мәңгелекнең киләчәкнең солтаны булган Раббыңдыр, Халикыңдыр. Һәм ул бакчалар, машиналар, җиһазлар һәм фабрикалар исә, синең тормыш даирәң эчендәге ия булган малларыңдыр һәм шул маллар эчендәге гәүдә, рух һәм кальбеңдер.. һәм алар эчендәге күз һәм тел, акыл һәм хыял кебек тышкы һәм эчке сизү органнарыңдыр. Һәм ул илче исә – Рәсул-и Әкрәмдер. Һәм ул хөкем фәрманы исә - Коръән-е Хәкимдер, мисалда сөйләнгән зур сәүдәне шушы аять белән игълан итә:

Һәм ул тыңгысыз сугыш мәйданы исә – шушы өермәле җир йөзедер ки, һич тик тормый, һәрвакыт әйләнеп тора, бозыла һәм һәр кешенең акылына шундый фикер кертә: "Күреп торабыз, һәрбер нәрсә кулыбыздан чыгачак, фани булып югалачак. Юк микән бу малларыны мәңгеләштереп саклап калу чарасы?" -дип, уйланып утырганда, көтмәгәндә күкләрдән Коръән тавышы ишетелә. Ул әйтә: "Әйе, бар. Һәм, биш мәртәбә файдалы гүзәл вә рәхәт бер чарасы бар".
     
     СОРАУ: Нәрсәдер ул?
     ҖАВАП: Әманәтне чын хуҗасына сату.. Һәм бу сатуда, биш дәрәҗә файда эчендә файда бар.
Тавыш юк