СҮЗЛӘР | Алтынчы Сүз | 14
(11-14)
Әгәр шушы биш мәртәбә файдалы сәүдәне эшләмәсәң, бу файдалардан мәхрүм калу өстенә биш дәрәҗә зыян эчендә зыян күрерсең.
БЕРЕНЧЕ ЗЫЯН: Синең нык яраткан мал һәм балаң, табынгаң нәфес һәм теләкләрең, гашыйк булган яшьлек һәм тормышың әрәмгә китеп юкка чыгачак. Фәкать гөнаһларын кайгыларын сиңа калдырып, муеныңа тагып китәчәкләр.
ИКЕНЧЕ ЗЫЯН: Әманәтеңә хыянәт җәзасын күрәчәсең. Чөнки иң кыйммәтле җиһазларны, иң кыйммәтсез урыннарда кулланып нәфсеңә золым иттең.
ӨЧЕНЧЕ ЗЫЯН: Инсаниятнең бөтен бу кыйммәтле җиһазларын, хайванлыктан да түбәнрәк дәрәҗәгә төшереп, Аллаһның хикмәтләренә яла яктың һәм золым кыйлдың.
ДҮРТЕНЧЕ ЗЫЯН: Көчсезлегең һәм фәкыйрьлегең белән бергә бу бик тә авыр тормыш йөген зәгыйфь җилкәңә асып, югалу һәм аерылу кайгысы астында, һәрдаим елап яшәрсең.
БИШЕНЧЕ ЗЫЯН: Мәңгелек хәят һәм ахирәт сәгадәте өчен кирәк-яракларны әзерләү өчен бирелгән акыл, кальб, күз һәм тел кебек гүзәл илаһи бүләкләрне, сиңа Җәһәннәм капкаларын ачачак ямьсез бер сурәткә үзгәрткәнсең.
Хәзер сатуга карарбыз. Шулхәтле авыр эш микәнни соң ул, күпләре бу сәүдәдән качалар? Юк.. катгый рәвештә юк! Бер дә андый авырлыгы юктыр. Чөнки, хәлал даирәсе киңдер. Теләкләрне канәгатьләндерү өчен җитәрле. Харамга керергә ихтыяҗ юк. Аллаһның фарызлары ( үтәргә кушылганнары) исә җиңелдер, аздыр. Аллаһка кол һәм гаскәр булу, шундый ләззәтле бер дәрәҗәдер ки, аңлатып биреп булмас. Вазифа исә: бары тик гади бер солдат кебек Аллаһ исеме белән эшләргә, башларга... Һәм Аллаһ хисабына бирергә һәм алырга... Һәм Аның рөхсәте һәм кануны даирәсендә хәрәкәт итәргә, тынычлык табырга... Хата эшләсә, тәүбә кылырга тиешле. Йә, Рабб, хаталарыбызны гафу ит. Безне, үзеңә кол кабул ит. Әманәтнеңне кайтару вакытына кадәр, безне әманәттә имин кыйл. Амин дияргә һәм Аңа ялварырга тиешле...
***
Тавыш юк