СҮЗЛӘР | Алтынчы Сүз | 13
(11-14)
БЕРЕНЧЕ ФАЙДА: Фани мал бакый (мәңгелек) булачак. Чөнки: Кайюм-у Бакый булган Аллаһка бирелгән, Аның юлында сарыф ителгән шушы бушка агучы гомер мәңгелеккә инкыйлаб итәр. Бакый җимешләр бирер. Шул чак гомер минутлары, җир астына күмелгән төшләр, орлыклар шикелле, монда күздән югалып, юкка чыгарлар. Ләкин Бакый Галәмдә сәгадәт һәм бәхет чәчәкләре ачарлар. Үсенте бирерләр. Һәм Бәрзах Галәмендә якты, нурлы берәр манзара рәвешен алырлар.
ИКЕНЧЕ ФАЙДА: Җәннәт кебек бер бәя бирелер.
ӨЧЕНЧЕ ФАЙДА: Һәрбер әгъза һәм хисләрнең кыйммәте бердән меңгә күтәрелер. Мәсәлән, Акыл - бер коралдыр. Әгәр Аллаһка сатмыйча нәфес өчен куллансаң, шундый начар, туйдыргыч һәм биздергеч бер корал булыр ки, синең бу чарасыз башыңа үткән заманыңның кайгыларын һәм киләчәк вакытыңның куркыныч хәлләрен тагар, сине даими газапта калдыра торган зыянлы бер корал дәрәҗәсенә төшәр. Шуның өчен дә инде әхлаксыз кеше, акылының газапларыннан һәм интегүләреннән котылу һәм кайгыларын оныту өчен я аракы эчеп сәрхүш булыр, я дә уен-көлкеләргә кереп качар. Әгәр Хакыйки Малигенә сатылса һәм Аның хисабына эшләтсәң, акыл шундый тылсымлы бер ачкыч булыр ки: Шушы галәмдә булган чиксез рәхмәт хәзинәләрен һәм хикмәт сандыкларын ачар. Һәм шуның белән хуҗасын, мәңгелек җәннәт бәхетенә әзерли торган бер Мөршид-е Раббани (рухи җитәкче) дәрәҗәсенә күтәрелер. Мәсәлән, күз - бер хистер, рух бу галәмне шул тәрәзә ярдәмендә карый. Әгәр Аллаһка сатмыйча, нәфес өчен куллансаң, үтүче, вакытлы кайбер матурлыкларны, манзараларны гына күзәтеп йөрсәң, шәһвәт һәм нәфеснең начар хисләренә түбән бозык бер хезмәтче булып калыр. Әгәр күзне, күзнең Сани-и Басыйры булган Аллаһка сатсаң һәм Аның өчен, Аның рөхсәте белән эшләтсәң, ул вакытта бу күз шушы бөек каинат (галәм) китабының укучысы һәм шушы галәмдәге Раббани сәнгать могҗизаларының тамашчысы һәм шушы Җир шары бакчасындагы рәхмәт чәчәкләренең мөбәрәк бер бал корты дәрәҗәсенә күтәрелер. Мәсәлән, Телдәге тәм тою хисен Аллаһка сатмасаң, киресенчә нәфес хисабына, ашказаны өчен генә куллансаң, ул вакыт ашказанында җим салып торучы һәм фабрикасындагы бер сакчы (капкачы) дәрәҗәсенә түбән төшәр, үз сәлатен югалтыр. Әгәр Рәззак-ы Кәримгә сатсаң, ул вакыт телдәге тәм сизү рецепторлары Илаһи Рәхмәт хәзинәләрен оста аеручы һөнәр иясе һәм Кодрәт-е Самәданиядән килүче нигъмәтләрне аерым-аерым карап шөкер кылучы дәрәҗәсенә күтәрелер.
Шулай итеп, әй, акыл, дикъкать ит! Начар корал кайда да, галәмнәрнең ачкычы кайда? Әй, күз, яхшы кара! Гади бер бозык шәһвәт хезмәтчесе кайда да, Илаһи китапханәнең зыялы тикшерүчесе кайда? Һәм әй, тел, яхшы таты! Ашказанының бер капкачысы кайда да, махсус рәхмәт хәзинәләренең тикшерүчесе кайда?
Һәм шулар кебек башка җиһазларны һәм әгъзаларны чагыштырсаң, чыннан да, хәтта табигатендә үк мөэмин бәндәнең Җәннәткә, ә кяфернең Җәһәннәмгә лаек булганын аңларсың. Һәм аларның шундый кыйммәт алуларының сәбәбе шунда: Мөэмин иманы белән Ходасының әманәтен Аның исеменнән һәм Аның рөхсәте белән кулланыр; кяфер исә хыянәт итеп, нәфсе хисабына кулланыр.
ДҮРТЕНЧЕ ФАЙДА: Кеше зәгыйфьтер, бәлаләре күп... Фәкыйрьдер, ихтыяҗлары бик күп... Гаҗиздер, тормыш йөге бик авыр... Әгәр Кадир-е Зулҗәләлгә таянып тәвәккәл итмәсә, ышанып үзен тапшырмаса, вөҗданы даими газаб эчендә калыр. Нәтиҗәсе күренмәгән мәшәккатьләр, кайгылар аны буар. Яки исерек, яки ерткыч итәр.
БИШЕНЧЕ ФАЙДА: Бөтен ул әгъза һәм җиһазларның гыйбадәте, тәсбихәте һәм бөек файдалары, иң мохтаҗ вакытларыңда сиңа җәннәт җимешләре рәвешендә биреләчәгенә, зур галим һәм вәли кешеләр, кәшеф һәм зәүк әһелләре таныклык биргәннәр.
Тавыш юк