Егерме дүртенче Сүздән | Егерме дүртенче Сүз | 2
(1-7)
җомга  көнендә, яраткан колын – халык эчендә, әҗәлне – гомер эчендә һәм кыямәт вакытын – дөнья гомере эчендә яшергән. Чөнки үлем билгеле булган очракта, бу – кешене гомеренең яртысына кадәр гафләттә яшәтәчәк, калган яртысында да адым саен кабергә китү куркуы салып торачак. Хәлбуки, ахирәт һәм дөнья үлчәүләрен тигезлектә саклап тоту һәм һәрвакыт курку һәм өмет уртасында булынуның максаты – һәрвакыт һәм үлү, һәм яшәү мөмкин булуны кирәк итә. Шушы хәлдә, билгесезлек халәтендә яшәлгән егерме еллык гомер, азагы билгеле булган мең еллык гомердән өстенрәктер. Менә кыямәт тә шулай ук “бөек инсан” рәвешендәге дөньяның үлемедер. Әгәр вакыты төгәл әйтелсә иде, бөтен узган гасырлар гафләткә чумарлар, кыямәткә якын яшәүчеләр дә зур куркуда калачаклар иде. Кеше ничек үзенең шәхси тормышы белән өенең, авылының дәвам итүе белән элемтәле булса, шуның кебек үк, иҗтимагый тормышы белән дә җир шарының һәм дөньяның тормышы белән элемтәле. Коръән:
ди. “Кыямәт якындыр” дип искәртә. Мең дә ничә ел үткәннән соң да килмәве, аның якын булуына зарар итмәс. Чөнки кыямәт – дөньяның әҗәледер. Дөньяның гомере белән чагыштырганда кешелекнең бер мең, ике мең елы бер-ике көн, яисә бер-ике мизгел кебек кенәдер. Кыямәт сәгате бары тик кешелекнең генә үлеме дигән сүз түгел бит, аның белән чагыштырылып та ерак күренсен. Нәкъ менә шуның өчен дә инде Хәким-и Мутлак кыямәтнең вакытын “биш билгесез нәрсәләр” эчендә яшерен тота. Менә шушы билгесез калу сереннән дә инде, һәр гасыр, хәтта иң тәкъвалы сәгадәт гасыры шулай ук, һәрвакыт кыямәттән курыккан. Хәтта кайберләре “шартлары инде булды” дип сөйләгәннәр.
     Менә бу хакыйкатьне аңламаган инсафсызлар шулай диләр: “Ни өчен, ахирәт мәсьәләләрен пәйгамбәрдән нечкәлекләре белән өйрәнгән уяу йөрәкле, үткен карашлы сәхабәләр, фикерләре мең елга ерак торган шикелле, киләчәк заманда бер мең дүртйөз елдан соң булачак вакыйгаларны үз гасырларына якын дип уйлаганнар?”
     Җавап: Чөнки: Сәхабәләр, нәбилек әңгәмәсе фәйзеннән бар кешедән дә ныграк ахирәтләре турында уйлап, дөньяның фанилеген белеп, кыямәт көненең яшерен калуындагы Илаһи хикмәтне аңлап шәхси әҗәлләре кебек дөньяның әҗәлен дә шулай ук һәрдаим зарыгып көтеп, ахирәтләре өчен бик җитди рәвештә тырышканнар. Пәйгамбәр әфәндебезнең: “кыямәтне һәр вакыт көтегез” дип кат-кат кабатлап әйтүе, шушы хикмәттән килүче бер пәйгамбәрлекнең тәрбия итү юлыдыр. Бу сүз ялган була алмый, чөнки монда билгеле бер вакыйгага таянып кыямәтнең вакыты ачыклап сөйләнелми. Әйтүенең чын сәбәбе аерыдыр, хикмәте айрыдыр. Пәйгамбәр әфәндебезнең бу төрдәге сүзләре “яшерү” хикмәтеннән килә. Һәм шушы хикмәттән чыгып; ахырзаманда киләчәк Мәһди, Суфян кебек шәхесләрне вакытыннан алда, хәтта Табигыйннар заманында ук инде көтеп торганнар. Хәтта кайбер вәли затлар “ Алар булып уздылар инде” дип тә әйткәннәр. Илаһи хикмәт боларның да, кыямәт көне шикелле, вакытлары билгесез калуын мәҗбүр итә. Чөнки һәр замана, һәр гасыр инсаннарның мәгънәви көченең тәкъвалануына сәбәп булачак “Мәһди” мәгънәсенә мохтаҗтыр. Бу мәгънәдә һәр гасырның да аерым бер өлеше булырга тиеш. Һәм һәр гасыр да гафләткә чумып диндә ялкау булып калмас өчен, динсезлекнең башында торачак шомлы шәхесләрдән ерак торырга һәм куркырга тиеш. Әгәр ачыкланса иде, бу бөтен гасыр кешеләрен тәрбия итү юлының максаты юкка чыгар иде.
     Дәвам итеп, Мәһди кебек шәхесләр турындагы риваятьләрнең төрлелеге һәм хикмәте шушыдыр: хәдисләрне тәфсир итүчеләр үз тәфсирләренә һәм ачыкламаларына хәдиснең туры мәгънәсен кулланганнар. Мәсәлән: Ислам дәүләтенең мәркәзе ул вакытларда Шам, Мәдинә тарафларында булганлыктан, Мәһди һәм Суфян вакыйгасын салтанат үзәге тирәсендәге Басра, Куфа, Шам кебек җирләрдә булырга тиеш дип, шул рәвешле тәфсир иткәннәр. Һәм шулай ук, бу кешеләрнең мәгънәви шәхесе, я дә аларның җәмәгате башкарачак бөек эшләрне шул шәхесләр үзләре эшләячәк дип уйлап тәфсир иткәннәр һәм бу шәхесләр чыккан вакытта аларны бөтен халык танырлык шикелле бер сурәт биргәннәр. Хәлбуки алда әйтеп узган идек, бу дөнья имтихан мәйданыдыр, акылны эшләтергә мөмкинчелекләр ачылачак, фәкать сайлау иреге үз көчендә Пәйгамбәребез хозурында каты бер тавыш ишетелде. Аллаһ рәсуле шулчак: “Бу гөрелте, җитмеш ел буена тәгәрәп һәм нәкъ менә яңа гына җәһәннәмнең төбенә килеп төшкән бер ташның гөрелтесе” –дип әйтә. Менә, бу хәдисне ишетүче кеше хакыйкатькә ирешә алмаган икән, моны инкяр итеп чыгачак. Хәлбуки, моның катгый дәлиле бар, бу вакыйгадан соң бераз вакыт үтүгә берсе килеп Пәйгамбәр әфәндебезгә әйтә: “ Күптән түгел генә мәшһүр бер монафыйк үлде”. Пәйгамбәр әфәндебез җитмеш яшенә җиткән бу монафыйкның бөтен гомере
Тавыш юк