тырышалар һәм шул булу ихтималы да бар. Димәк, шушы гаҗәеп күркәм очрак конкрет билгеләнмичә яшерен калганлыктан һәр урында күренергә мөмкин... Шушы, билгесез калу нәтиҗәсендә, логик яктан “мөмкинчелек варианты” сурәтендә, бөтенләе белән шушы төр эштән хисаплана ала. Ягъни, һәрбер гамәл, фәрт шундый нәтиҗә бирә алуы мөмкин.
Мәсәлән, “Кем фәлән вакытта ике рәкәгать намаз укыса, бер хаҗ кылган кебек булыр.” Менә, кайбер вакытларда укылган ике рәкәгать намаз бер хаҗга тиң булуы хакыйкатьтер. Тулаем алганда, укылган һәрбер ике рәкәгать намазда бу мәгънә булуы ихтимал. Димәк бу төрдәге риваятьләр, мондый эшләрнең һәрвакыт булуын аңлатмый. Чөнки кабул булуның шартлары бар. Шунлыктан һәр гамәлдә, һәр төрдә һәм һәр вакытта да була алмый. Бәлки, я асылда вакытка бәйле, конкрет алынган очракта буладыр, яисә булу ихтималы зур, мөмкинлеге киңдер. Димәк шушы төр хәдистәге бөтенләе белән хисап ителү мөмкинлеккә бәйледер. Мәсәлән: “Гайбәт – кеше үтерү кебектер.” Димәк гайбәтнең шундый очраклары була ки, алар кеше үтерүгә тиң агудан тагын да начаррактыр. Мәсәлән: “Яхшы сүз, бер колны азат итү кебек зур сәдәка урынына килер.” Шулай итеп, бу мөкәммәл фәрлтәр, яшерен калдырылып,һәр җирдә була алу ихтималын реаль бер сурәттә күрсәтү аша, яхшылыкка өндәү һәм начарлыктан биздерү өчен, кисәтү һәм кызыктыру өчен кулланылган. Һәм дә, бу дөньяның үлчәүләре белән мәңгелек галәмнең әйберләре хисап ителә алмас. Мондагыларның иң зурысы андагыларның иң кечкенәсенә дә тиң килә алмас. Гамәлләрнең саваплары теге дөньяга караганы өчен дөньяви карашыбыз аңа тар килә. Акылыбызга сыйдыра алмыйбыз. Мәсәлән:
ягъни:
Инсафсызларның игътибарын иң нык җәлеп иткәне шуның шикелле риваятьләрдер. Мәгънәсе: Без Муса һәм Һарун галәйһиссәләмнәрнең савапларын дөньяда тар карашларыбыз һәм кечкенә фикерләребез белән күпмедер дәрәҗәдә күз алдына китерә алабыз, аңлый алабыз. Менә, мәңгелек галәмдә Рахим-и Мутлак, бетмәс ихтыяҗлар эчендә әйткән зикерләре өчен колына мәңгелек тормышта бирәчәк савап, шушы ике затның савапларына – әлбәттә аларның савапларын ни дәрәҗәдә аңлый алабыз, шул дәрәҗәдә – тиң торачак. Мәсәлән: Бәдәви, белемсез бер кеше падишаһын һич тә күрмәгән. Салтанатның бөеклеген аңламый. Авылдагы аганы ничек күз алдына китерсә, падишаһны шул агадан бераз зуррак дип белә. Хәтта безнең авылда беркатлы кешеләр бар иде, алар элек шулай сөйли торганнар иде: “Падишаһ, үз учагы һәм казанында пешергән ашы янында ни эшләп йөри, безнең агабыз шуны белә.” Димәк алар падишаһны шул кадәр тар бер рәвештә һәм гади бер сурәттә күз алдына китерәләр; үз ашын үзе пешерә дип, ниндидер йорт хуҗасы дип уйлыйлар. Хәзер берәрсе шул кешеләргә килеп әйтсә: “Син минем өчен бу эшне эшләсәң, син таныган патшаң кадәрлек бер дәрәҗә сиңа бирәм, ягъни хуҗа дәрәҗәсе бирәм,” – дисә. Бу – дөрес сүз була. Чөнки: “Падишаһлык шөһрәтеннән” аның тар акылына бары хуҗа дәрәҗәсенә кадәрлесе генә керә.
Менә, дөньяви карашыбыз белән, тар фикерләвебез белән ахирәткә юнәлгән асыл савапларны шушы надан бәдәви хәтле дә аңлый алмыйбыз. Монда хәзрәти Муса (А.С.) һәм Һарун (А.С.) нең безгә ачылмый калган асыл саваплары белән чагыштыру түгел, - чөнки: Чагыштыру кагыйдәсе билгесезне билгеле әйбер белән чагыштыра. – Бәлки үлчәп чагыштырылган һәм безгә билгеле булган һәм безнең акылыбызга кергән саваплары белән бер мөэминнең башкарылган изгелегенә тиң яшерен калган хакыйки савабы чагыштырыладыр. Һәм шулай ук, диңгез өсте белән тамчы су Кояшны үзендә чагылдыруда бер-берсе белән тәңгәл киләләр. Аерма бары сыйфатында гына. Хәзрәти Муса (А.С.) һәм Һарун (А.С.)нең Аллаһ исемнәрен чагылдыручы диңгез күләмендәге рухи көзгеләренә тиң бирелгән савап һәм мөэминнең бер аятьтән тамчы кадәрлек булса да алган савапның нигезе шул уктыр. Күләме, формасы ягыннан бердер. Сыйфаты исә сәләтенә бәйледер. Һәм кайвакыт шулай да була, әйтелгән бер сүз, бер тәсбих шундый бер