Егерме дүртенче Сүздән | Егерме дүртенче Сүз | 6
(1-7)
бәхет хәзинәсен ачарга мөмкин, алтмыш ел гыйбадәттә утырсаң да ачыла алмас. Димәк шундый хәлләр дә була, кечкенә бер аять Коръән хәтле файда бирә ала. Һәм Исме-Әгъзәм дәрәҗәсенә чыккан Пәйгамбәребезнең бер аять белән ирешкән дәрәҗәсе, бәлки бер пәйгамбәрнең бөтен булган дәрәҗәләре кадәр була ала. Пәйгамбәрләрнең юлын дәвам итүче буларак Исме-Әгъзәмнең күләгәсенә ирешкән бер мөэмин, үзенең сәләтенә карап, күләме, саны ягыннан бер пәйгамбәр кадәр савап казана алыр дисәк ялгышлык булмас. Шунысын да әйтик, савап һәм файда нур галәменнәндер. Андагы бер галәм, бер күзәнәк эченә сыя алыр. Ничек пыяладагы тузан бөртеге, янәшә китереп карасаң күктәге йолдыз белән тигез булып күренә. Шуның кебек: Ихлас ният белән әйтелгән бер зикердә, я дә бер аятьтә күкләр хәтле савап һәм файда урнаша ала.
     Чыгарылган нәтиҗә: Әй инсафсыз һәм игътибарсыз, иманы зәгыйф һәм фәлсәфәсе көчле, үзен генә өстен күреп башкаларны тәнкыйт итүче адәм! Шушы ун нигезне игътибарыңа ал! Һәм соңыннан ялган һәм дөреслектән ерак торган дип уйлап йөргән бер риваятьне мисал китереп тә Хәдис шәрифләргә һәм шуның белән мәгъсум һәм пакъ булган Рәсул Әкрәм Әфәндебезгә каршы килеп канәгатьсез бармагыңны сузма! Чөнки, беренчедән, бу ун “нигезнең” ун даирәсе сине каршы чыгудан ваз кичерер. “Чыннан да бер ялгышу булса, моңа без гаепле” дип әйтерләр, Хәдискә кагылышы була алмас. “Әгәр хакыйки ялгышлык юк икән, синең фикерли белмәвең гаепле,”- диячәкләр. Җыеп әйткәндә: инкяр һәм каршы чыгу өчен, шушы “Ун нигезне” юкка чыгарырга кирәк булачак. Шулай итеп, әгәр намусың булса, “Ун нигезне” бөтен игътибарың белән укып чыкканнан соң, акылыңның ялгыш дип уйлап йөргән хәдиснең берсен булса да инкяр итәргә ашыкма! “Я бер тәфсире, я бер аңлатмасы, я бер ачыкламасы бардыр,”- дип әйт, бәйләнмә.
     Унберенче нигез: Ничек, Коръән-е Хәкимнең күчерелмә мәгънәдәге аятьләре бар, мәгънәсен аңлау өчен җентекләп өйрәнергә яисә шул көенчә кабул итәргә кирәк. Хәдисләрнең дә шундый ук катлаулы яклары бар. Кайвакыт нечкәлекләренә кереп өйрәнү һәм ачыклау кирәк була. Үткән мисалларны гына алыйк.
     Мәсәлән: Ничек уяу кеше йокыда булган кешенең төшен аңлатып бирә. Шуның кебек үк: кайвакыт, йокыда булган кеше янында утыручыларның сөйләшкән сүзләрен ишетә ала. Әмма, бу сүзләрне төштә күргән галәменә бәйләп аңлата, үзенчә бер мәгънә чыгара. Шуның кебек үк: Әй, гафләт һәм фәлсәфә йокысына талган инсафсыз адәм!

серенә һәм

дәрәҗәсенә ия булган һәм чын халәттә уяу торган Затның – Пәйгамбәребезнең – күргәннәрен инкяр итмә, үзеңнең йокыда булуыңны исәпкә алып мәгънәсен юрарга тырыш. Чынында, кайвакыт йокыга талган кешене черки тешләсә, төшендә каты сугышта яралар алган шикелле була. Һәм аннан соралса, “Чыннан да мин яраландым. Миңа мылтыктан, туптан аттылар,”- дип әйтәчәк. Янында утыручылар аның төшендәге “газапларыннан” көләчәкләр. Әлбәттә шушы төш шикелле гафләткә чумган караш һәм фәлсәфәгә чуалган фикер пәйгамбәрлек хакыйкатенә үлчәү була алмаслар.
     Уникенче нигез: Пәйгамбәрлек карашы тәүхид һәм иман; вәхдәткә, ахирәткә, Аллаһ тарафына йөз тотканы өчен бөтен чынбарлыкны шуның белән бәйләп күрер. Фәлсәфә һәм фән әһелләренең карашы төрле кануннарга, сәбәпләргә, табигатькә юнәлгән – шуннан чыгып күрер. Карашлар бер-берсеннән бик ерак тора. Фәлсәфә әһелләренең иң зур максаты, дин әһелләренең һәм кәлам галимнәренең максатлары эчендә күренмәс дәрәҗәдә кечкенә һәм әһәмиятсездер.
     Шуңа күрә дә, табигать фәннәре барлыкларның төзелеш структурасын һәм эчтә барган процесларның нечкәлекләрен өйрәнүдә нык алга киткәннәр. Әмма болардан тагын да әһәмиятлерәк булган Аллаһ һәм ахирәт турындагы гыйлемнәрдә иң гади бер мөэминнән дә артта калганнар. Шушы мәгънәләрне аңлый алмаучылар Бөек Ислам галимнәрен, фәлсәфәчеләр белән чагыштырганда нык артта калган дип уйлыйлыр. Хәлбуки, акыллары күзләренә төшкән, сәбәпләргә уралып калган фәлсәфәчеләр ни башлары белән, пәйгамбәрләрнең юлын дәвам итүче һәм бөек изге максатларга ирешүчеләрнең артларыннан куып җитәргә уйлыйлар.
     Һәм бер нәрсә ике яклап каралганда, ике төрле мәгънә күрсәтә. Икесе дә дөрес булуы мөмкин. Фәннең һичбер хакыйкате Коръәннең изге хакыйкатьләренә җитешә алмый. Фәннең кыска кулы, аның нурлы һәм чиксез киңлекләрен иңли алмас. Үрнәк итеп бер мисал китерәбез:
Тавыш юк