Егерме дүртенче Сүздән | Егерме дүртенче Сүз | 7
(1-7)
Мәсәлән, Фән ягыннан караган очракта җир шарының асылы шушыннан гыйбарәт: Кояш тирәли күчәре буенча күпләгән йолдызлар эчендә әйләнеп торучы бер планета. Йолдызлар белән чагыштырганда бик кечкенә барлык. Фәкать Коръән карашы белән караганда – Унбишенче сүздә ачыклап үтелгәне кебек – хакыйкате шундый: Бөтен дөнья белән элемтәле, иң гаҗәеп, иң гаҗиз, иң сөекле, иң зәгыйфь, иң күркәм могҗиза белән яратылган галәмнәрнең җимеше булган кешенең бишеге, яшәгән йорты булган җир шары; күкләр белән чагыштырганда күләме ягыннан кечкенә һәм бәләкәй булуы белән берлектә, мәгънә һәм сәнгать ягыннан караганда бөтен галәмнең үзәге, йөрәге.. бөтен сәнгать могҗизаларының күренү, ачылу урыны.. барлык Аллаһ исемнәренең чагылу, тормышка ашу үзәге.. чиксез күп илаһи эшләрнең башкарылу урыны.. бетмәс-төкәнмәс илаһи ярату, бар итүнең, хосусан үсемлек һәм хайваннарның гаҗәеп күп төрләреннән юмарт рәвештә күпләп иҗат итү җиренең мәркәзе, урыны һәм гаҗәеп киң ахирәт галәмендәге сәнгатьләрне әз-әзләп күрсәтү җире һәм мәңгелеккә юл тотучыларны кызу-кызу тукып торучы станок һәм мәңгелеккә китәчәк манзараларның сурәтләрен берөзлексез саклап баручы аппарат һәм мәңгелек бакчаларының бик тиз баш төртүче орлыкларына кысан һәм вакытлы сакланып тору урыны булып санала.
Җирнең шушы мәгънәви бөеклегеннән һәм сәнгатьчән әһәмиятеннән чыгып та инде Коръән-е Хәким; күкләр белән чагыштырганда зур бер агачның кечкенә генә бер җимеше шикелле булган җирне, бөтен күкләргә каршы, кечкенә йөрәкне зур бер тәнгә тиң куеп бер-берсен тигез итеп тота. Җирне бизмәннең бер ягына, күкләрне икенче ягына куя, һәм кат-кат:
дип әйтә. Шул рәвешле башка мисалларны да моңа чагыштыр һәм шуны аңла: Фәлсәфәнең җансыз, зәгыйфь хакыйкате; Коръәннең нурлы, җанлы хакыйкатьләре белән тартыша алмас. Карашлары аеры булганы өчен аеры-аеры күренәчәк.
Тавыш юк