Егерме дүртенче Сүздән | Егерме дүртенче Сүз | 4
(1-7)
дигәндә “мәңгелек галәм” күздә тотыла. Чөнки мәңгелек галәмнән килгән чебен канаты кадәр бер нур, мәңге булганлыктан, җир шарын яктылыгы белән күмүче вакытлы дөнья нурыннан әлбәттә күбрәктер. Димәк бу – зур дөньяны кечкенә чебен канаты белән чагыштыру түгел, ә һәр кешенең кыска гомеренә урнашкан хосусый файдаланган дөньясы мәңгелек галәмнән килүче чебен канаты кадәр аз күләмле, әмма дәвамлы бер Илаһи бәрәкәт, Илаһи мәрхәмәт белән чагыша алмас дигәнне аңлата. Һәм, дөньяның ике йөзе бар, дөресрәге өч йөзе бар. Берсе, Җәнаб-ы Хакның исемнәре чагылган көзгеләр. Икенчесе, Ахирәткә йөз тота, ахирәт басуыдыр. Башкасы да, фанилеккә, югалуга карый. Без белгән, Аллаһ риза булмаган адашкан кешеләр дөньясыдыр. Димәк, моннан аңлашылганча, бу – Аллаһның гүзәл исемнәрен чагылдыручы көзгеләр һәм Җәнаб-ы Хакның сөекле мәхлуклары һәм дә ахирәт басуы булган якты дөнья түгел; ә ахирәткә бөтенләй капма-каршы, бөтен хаталарның урыны һәм бөтен бәләләрнең чыганагы булган дөньяга табынучыларның дөньясы ахирәттә иман әһелләренә биреләчәк мәңге тормышның бер кыйпылчыгына да тиң килмәгәнлегенә ишарәттер. Шулай итеп, иң дөрес һәм төпле аңлатма кайда да, инсафсыз динсезләрнең уйлаган мәгънәләре кайда! Шул инсафсызларның арттырулар табып күрсәтергә тырышкан аңлатмалары кайда!
Һәм мәсәлән: Фикерләре чуалган инсафсызларның иң нык тәнкыйт иткән хәдисләре – гамәлләрнең савапларына кагылышлы һәм кайбер сурәләрнең файдаларын турында сөйләүче риваятьләр. Алар хәтта бу риваятьләрдә акылга сыймаслык арттырулар бар дип уйлап йөриләр. Мәсәлән: “Фатыйханың Коръән хәтле савабы бар”, “Ихлас сурәсе Коръәннең өчтән бере”, “Зәлзәлә сурәсе – дүрттән бере”, “Кәфирун сурәсе – чиреге”, Ясин сурәсенең, ун мәртәбә Коръән савабы булуына риваятьләр бар. Игътибарсыз һәм инсафсыз инсаннар: “Бу мөмкин түгелдер, - дигәннәр.- Чөнки: Коръәннең эчендә Ясин һәм югарыда әйтеп үтелгән саваплы сурәләр дә бар бит. Шунлыктан риваятьләр мәгънәсез булып чыга?”
Җавап: Асылы шушыдыр: Коръән-е Хәкимнең һәрбер хәрефенең бер савабы бар. Бер әҗердер. Аллаһның рәхмәте белән, ул хәрефләрнең савабы җимешләр бирер, вакыты белән ун, җитмеш, хәтта җиде йөз данә (Аят-ел Көрси хәрефләре шикелле). Кайвакыт мең ярым (Ихлас сурәсенең хәрефләре кебек). Кайчак ун мең (Бәраәт кичәсендә укылган аятьләр һәм кабул булучы вакытларга туры килеп укылган аятьләр шикелле). Һәм кайвакыт хәтта утыз меңгә җитәр, мәк орлыкларының артуы шикелле (Кадер кичәсендә укылган аятьләр кебек). Бу кичәнең мең айга тиң булуын исәпкә алсаң, бер хәрефнең утыз мең савабы булганлыгы аңлашылачак. Моннан күренгәнчә, Коръән-е Хәкимне әлбәттә савап ягыннан үлчәүгә куеп чагыштырып булмас. Фәкать хәрефләрдәге асыл саваплар ягыннан кайсыбер сурәләр белән чагыштырып булыр.
Мәсәлән: Кукуруз басуын күз алдына китерик, мең данә чәчелгән. Кайбер сабаклар җидешәр чәкән чыгарган дип уйласак, һәм һәрбер чәкәндә йөзәр данә орлык булса, ул чагында һәр аерым сабак бөтен басуның өчтән икесенә тиң булып чыга. Мәсәлән: бер сабагы ун чәкән чыгырган дисәк, һәрберсендә ике йөз данә орлык булса, ул чагында аерым бер сабак тулаем алынган басу сабакларының ике күләме хәтле булып чыга. Һәм шулай дәвам итеп чагыштыр.
Хәзер Коръән-е Хәкимне; нурлы, мөкаддәс бер басу дип күзаллыйк. Һәрбер хәрфе асыл саваплары белән берлектә үсемлек сабагы хөкемендәдер, чәкәннәре игътибарга алынмаячак. Файдалары, саваплары күп булу сәбәпле риваять ителгән Ясин, Ихлас, Фатиха, Кәфирун, Зәлзәлә кебек башка сурә һәм аятьләр белән чагыштырыла алыр. Мәсәлән: Коръән-е Хәкимнең өч йөз мең алты йөз егерме хәрефе булганлыгын исәпкә алсак, Ихлас сурәсе бисмиллаһ белән берлектә алтмыш тугыз, өч мәртәбә алтмыш тугыз ике йөз дә җиде хәреф. Димәк, Ихлас сурәсендәге һәрбер хәрефнең әҗерләре бер мең биш йөзгә якын. Шул рәфешле Ясин сурәсенең хәрефләре хисап кылынып, Коръән-е Хәкимнең гомум хәрефләренә чагыштырылса һәм савабы ун мәртәбә арту мөмкинлеге исәпкә алынса, шундый бер нәтиҗә чыга: Ясин сурәсенең һәрбер хәрефендә якынча биш йөзгә якын савап бар. Ягъни шул хәтле әҗер язылырга мөмкин. Шулай итеп, бу рәвештә башкаларын да чагыштырып чыксаң, ни дәрәҗәдә күркәм, гүзәл, дөрес һәм ялгансыз бер хакыйкать ачылганын аңларсың.
Унынчы нигез: Күпчелек мәхлук төрләрендә булганы кебек, кешенең эшләгән эшләре, гамәлләрендә дә кайбер гаҗәеп очраклар, үзгәлекләр (фәртләр) була. Әгәр ул фәртләр яхшылыкта, изгелектә алга киткән икән, алар ул төрләрнең мактануына сәбәп булалар. Юк икән, хурлануына бер сәбәптер. Һәм мондый төр эшләр һәрвакыт яшерен, билгесез калалар; мәгънәви шәхес, ирешергә тырышкан максат хөкемендә булган шикелле. Башка фәртләр шулар кебек булырга тырышалар һәм шул булу ихтималы да бар. Димәк, шушы гаҗәеп күркәм очрак конкрет билгеләнмичә яшерен калганлыктан һәр урында күренергә мөмкин... Шушы, билгесез калу
Тавыш юк