мәгънәсе шушы булырга тиеш: көфер галәменең иң бозыгы булган, төньякта материализмның көфри фикереннән хасил булган бөек бер агымның башында торачак һәм дингә каршы чыгачак бер шәхеснең төньяк тарафларыннан чыгуын күрсәтә һәм бу күрсәтүнең эчендә бер хикмәткә ишарәт бар: төньяк котыпка якын районнарда ел әйләнәсе бер көн – бер төндер. Алты ае төн, алты ае көн. “Дәҗҗалның бер көне бер елдыр”. Бу – шул район тирәсеннән чыгуына ишарәттер. “Икенче көне бер ай”, дип әйтүдән максат, төньяктан бу тарафларга якынлашкан саен урыны белән җәйнең бер аенда кояш батмый. Бу үз чиратында, Дәҗҗалның төньяктан чыгып мәдәният дөньясы тарафларына киләчәген күрсәтә. Көннәрне Дәҗҗалга таянып күрсәтү шушыңа ишарәт итә. Бу тарафларга тагын да якынлашкан саен кояш бер атна баемый тора. Тагын шулай килә-килә кояш бату һәм таң ату аралыгы өч сәгатькә генә кала. Мин Русиядә әсирлектә булган вакытта шундый бер җирдә торган идем. Безгә якын гына бер атна буе кояш баемаган бер урын бар иде. Карарга шул җиргә китәләр иде. “Дәҗҗалның чыкканын бөтен дөнья ишетәчәк” дигән шарты, телеграф һәм радио белән аңлашылды. Кырык көндә гизәчәк дигәнен дә, утырып йөргән паровоз һәм самолеты ачып бирде. Электән бу ике шартны ялган сүз дип әйтүче динсезләр хәзер моны бик гади күрәләр!..
Кыямәт галәмәтләреннән булган “Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ” һәм “Бөек стенага” кагылышлы мәсьәләләрне башка бер рисаләдә ачыклап язганга күрә, аңа тапшырып, бу җирдә бары шуны әйтербез: Элек “Манчжур” һәм “Монгол” исемендә танылган, кешелек дөньясын тар-мар иткән мәшһүр кабиләләр һәм Бөек Кытай стенасының салынуына сәбәпче булганнар, кыямәт җитәрәк, анархизм кебек бер фикер белән кешелек дөньясын яңадан харап итәчәкләре риваятьләрдә аңлатыла. Кайбер динсезләр: “Бу кадәр искитмәле нәрсәләрне ясаучы һәм ясаячак кабиләләр кайда соң?” дип әйтәләр.
Җавап: Саранча шикелле афәт бер фасылда бик күп санда була. Ел фасылы алмашыну белән халыкны куркуга салган бу корткычларның үзлекләре, сәләтләре кайбер исән калганнарында сакланып кала. Һәм яңадан, заманы җитүгә, Аллаһның әмере белән шул санаулы исән калганнарыннан гаятькүп санда шул ук афәт кабат калкып чыгар. Гүя аларның үзлекләре тагы да камилләшә төшә, өзелми; яңадан, шартлары тудымы, тышка бәреп чыга. Нәкъ шуның шикелле; кайчандыр дөньяны тар-мар итеп киткән кавемнәр, Аллаһның рөхсәте белән, шартлары килүгә яңадан кешелек дөньясын тар-мар итәчәкләр. Фәкать аларның этәрүче көчләре бу очракта инде башка бер рәвештә күренәчәк.
Тугызынчы нигез: Имани мәсьәләрдәге нәтиҗәләрнең бер өлеше шушы тар һәм чикле дөньяга йөз тотса, икенче бер өлеше киң һәм чиксез булган ахирәт галәменә карый. Гамәлләрнең файда һәм савап якларын яктырткан хәдис шәрифләрнең бер өлеше кызыксындыру һәм куркыту рәвешендәге тәэсирне кешегә җиткерү нияте белән күркәм әдәби стильдә килгәнлектән, игътибарсыз инсаннар аларда арттырып күрсәтүләр бар дип уйлаганнар. Чынлыкта исә аларның барысы да дөрес хакыйкатьтер һәм эчләрендә һичнинди арттырулар да юктыр. Мәсәлән әйтик, инсафсызларның иң нык акылларына сыймаганы шушы хәдистер:
- хәдиснең тәрҗемәсе: “Аллаһ каршында дөньяның чебен канаты кадәр кыйммәте булса иде, кәферләр аннан бер йотым су да эчә алмаслар иде.” Мәгънәсе бу: