Дөнья сине артык буа алмый.. гафләт синең күзеңне каплый алмый.. һәм ярты кеше хәлендәге бер затка нәфс-е әммарә, әлбәттә түбән хисләр һәм нәфсани ләззәтләр белән аны алдый алмас, бик тиз ул нәфеснең бәласеннән котылыр. Шулай итеп, мөэмин иман сере белән, тәслимият һәм тәвәккәллек белән паралич кебек бу авыр хасталыктан аз бер вакытта әүлияләрнең чиләләре кебек файда ала алыр. Ул вакыт бу авыр хасталык бик очсызга төшәр. ЕГЕРМЕ ӨЧЕНЧЕ ДӘВА:Әй ялгыз, бичара хаста! Хасталыгың белән бергә ялгызлык һәм горбәт (чит җирдә булу), сиңа карата иң каты кальбләрне йомшартса һәм шәфкатьле карашларны җәлеп иттерсә; Коръәннең бөтен сүрәләренең башларында үзен Рахман-ир-Рәхим сыйфаты белән безгә тәкъдим иткән, һәм шәфкатенең бер тамчысы белән барлык аналарны үз балаларын, шул гаҗәеп шәфкате белән тәрбия иттергән, һәм һәр язда рәхмәтенең бер чагылышы белән җир йөзен нигъмәтләр белән тутырган, һәм мәңгелек бер хәяттәге җәннәт бөтен гүзәллекләре белән Аллаһның рәхмәтенең бер чагылышы булган синең Халик-ы Рахимеңә иман белән баглануың һәм Аны танып, хасталыкның гаҗизлек теле ярдәмендә ялваруың, әлбәттә синең бу горбәттәге ялгызлык хасталыгың, бөтен нәрсәгә каршы Аның рәхмәт карашын сиңа җәлеп итәр. Ул бар икән, сиңа карый икән, сиңа һәрнәрсә дә бар. Асыл горбәттә, ялгызлыкта калучы шулдыр ки; кем иман һәм тәслимият белән Аллаһка багланмый яки баглануына әһәмият бирми.