яки вакыт уздыру өчен берәр кызык табыйк," кебек кайгылы сүзләрне аннан ишетерсең.. яисә бетмәгән теләкләрдән килүче: "Бу әйберем җитешми, яки бу эшне эшләсә идем" кебек зарлануларны ишетәчәксең. Син бер бәлагә дучар булган, я эшче һәм мәшәкатьле бер хәлдә булган бер фәкыйрьдән сора: "Ни хәлдәсең?" Акылы башында булса, әйтәчәк ки: "Шөкерләр булсын Раббыма, яхшы, эшлимен. Әх, бу кояш тиз батмаса иде, бу эшне дә бетерсә идем.. вакыт бик тиз үтә.. гомер тик тормый, үтә дә китә. Вакытлыча гына зәхмәт кичерәм, фәкать бу да узар, һәр нәрсә шулай тиз уза," - дип, гомернең никадәр кыйммәтле булганлыгын, үтүенә борчылуы белән белдерәчәк. Димәк, мәшәкать һәм эшләү белән гомернең ләззәтен һәм хәятнең кыйммәтен аңлый. Рәхәтлек һәм сихәтлек исә гомерне ялыктыргыч итә ки, тиз узуын теләтә. Әй хаста кардәш! Белеп тор, башка рисаләләрдә тәфсилләп, катгый бер сурәттә исбат ителгәне кебек; бәла-казаларның, начарлыкларның, хәтта гөнаһларның асылы һәм нигезе - юклыктыр. Юклык исә начарлыктыр, караңгылыктыр; артык дәвамлы ял итү, тынлык, тынычлык, торгынлык кебек халәтләр, юклыкка якынлыгы өчендер ки, юк булудагы караңгылыкны тойдырып кайгы китерер. Хәрәкәт һәм үзгәреш исә - барлыктыр, барлыкны хис иттерер. Барлык исә - чиста хәердер, нурдыр. Хакыйкать шулай булганга күрә; синдәге хасталык, кыйммәтле хәятне сафландыру, куәтләндерү, үстерү һәм тәнеңдәге башка кешелек җиһазларын бу хасталы әгъзаң тирәсенә ярдәм йөзеннән юнәлдертү һәм, Сани-и Хәкимнең аеры-аеры исемнәренең бизәкләрен күрсәтү кебек, күп вазифалар өчен, ул хасталык синең вөҗүдеңә (гәүдәңә) кунак буларак җибәрелгәндер. Иншә Аллаһ, вазифасын тиз бетерер, китәр. Һәм сәламәтлеккә әйтер ки; син кил, минем урынымда мәңгелеккә кал, вазифаңны үтә, бу өй - синекедер, сәламәттә кал.